Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр внешкольной работы города Буинска Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, г. Буинск, ул.Ленина, д. 44 а |
| Телефон: | +7(843)-743-17-09 |
| E-Mail: | mbudotsvr2015@mail.ru, Vr.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУДО "ЦВР г.Буинска РТ" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Хасанов Ринат Рифкатович |
| Год основания учреждения: | 1959 |
| У нас учатся: | 1280 |
| У нас учат: | 40 |
Новости ЦВР
Табигать сакчылары түгәрәге дусларын җыйды.
Опубликовано: 31.01.2014
Хәзерге заманда иң кирәкле эш табигатьне саклау һәм яклау. Без барыбызда җир ана табигать балалары. Кешеләр никадәр табигатькә сакчыл караса ул шулкадәр җавабын кайтара.Буа шәһәре өстәмә белем бирү муниипаль бюдҗет учреҗдениясе мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан Күл Черкен гомуми төп белем бирү мәктәбендә ачылган “ Табигат сакчылары” түгәрәге 31 январь көнне үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чара экология түгәрәгенең гимны белән башланып китте. Элеге чарада “Табигать сакчылары” түгәрәге әгъзалары, түгәрәкнең чыгарылыш укучылары, ветеран укытучы Хасанова Мәсхүдә Галимҗан кызы, мәктәп җитәкчелеге катнашты.
Чараның беренче өлешендә түгәрәкнең чыгарылыш укучылары үзләренең экология түгәрәгендә үткән елларын искә төшереп сөйләделәр. Хайруллина Зилә - 2004 нче елда район күләм экология конфиренциясендә катнашып “Гөлләр” турында проект төзеп беренче урын алуын, республика күләм “Подрост” конкурсында катнашып беренче урын яулавын, “Яшел планета” конкурсында актив катнашуын искә алды. Хаттапов Раил видео сәләм юллады. Ул 2006 нчы елда регион-ара экология конфиренциядә “Туфрак” проекты белән беренче урын алуын, 2008 нче елда Татарстан өчен инновацион проектлар конкурсында катнашып беренче урын алаганнан соң “Страусларны үрчетү” проекты белән Төркиядә катнашуын искә төшерде, үзенең проектлар матур киңәшләрен ирде. Абдуллина Айсылу, Гатауллина Чулпан үзләренең экология түгәрәгендә үткән елларын сагынып искә алдылар.
Чараның 2 өлеше “Урманга виртуаль сәяхәт” иде. Виртуаль сәяхәт 5 тукталыштан торды. Әлеге тукталышларда ике команда түгәрәкнең чыгарылыш укучылары һәм бүгенге көн яшь экологлары көч сынашты.
3 өлеш чара чәй өстәле артында күңелле уеннар белән дәвам итте.
Ахырдан Буа шәһәре өстәмә белем бирү муниипаль бюдҗет учреҗдениясе мәктәптән тыш эшләр үзәге укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Эльвира Рафак кызы түгәрәк җитәкчесе Садыкова Гөлия Җәүдәт кызына зур рәхмәт белдерде, мактаулы һәм кирәкле авыр хезмәтендә алга табада зур уңышлар теләде. Буа шәһәре өстәмә белем бирү муниипаль бюдҗет учреҗдениясе мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе тарафыннан кул куелган рәхмәт хаты тапшырды.
Күл Черкен гомуми белем бирү мәктәбендә экология тәрбия югары дәрәҗәдә куелган. Бөтен кеше экология белән шөгелләнә алмый, экология бунча спеицалиста була алмый, ләкин шуңа да карамастан мәктәптә алынган белемнәр кешегә олы тормышта табигать белән уртак тел табарга ярдәм итә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.
К списку новостей




