• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр внешкольной работы города Буинска Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, РТ, г. Буинск, ул.Ленина, д. 44 а
Телефон: +7(843)-743-17-09
E-Mail: mbudotsvr2015@mail.ru, Vr.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУДО "ЦВР г.Буинска РТ"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Хасанов Ринат Рифкатович
Год основания учреждения: 1959
У нас учатся: 1280
У нас учат: 40

Новости ЦВР

Буаның сәләтле балалары «Сәләт-2013” форумы.

Опубликовано: 16.08.2013

 

15 август көнне Татарстанның Алексеевск районы Биләрдәге Изге чишмә янындагы кырда, II Халыкара белем бирүче яшьләр «Сәләт- 2013» форумы булып узды.

 

Әлеге форумда Буа районынан 40 укучы делегация - интеллектуаль олимпиадаларда, иҗат бәйгеләрендә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук республика һәм бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары катнашты. Делегациянең житәкчеләре Гарифуллина Э.Р. – укыту тәрбия эшләре директоры урынбасары, Зиятдинова Г.Ш. – лицей- интернаттан татар- теле һәм әдәбияты укытучысы , Сафиуллина Э.Ф.- Вахитов исемендәге гимназиядән урыс теле укытучысы, Вахитова С.Р. – 1 номерлы мәктәпнең татар- теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, форумда танылган фән, мәдәният, җәмәгать эшлекләре, сәясәт, спорт һәм дин өлкәсе вәкилләре белән очраштылар.

 

Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов "Сәләт"кә һәрвакыт зур теләк белән килгәнен әйтте. "Биредә талантлы, кызык яшьләр күп, бик кызыклы программа, - дип саный ТР Президенты. - Бүгенгә сезнең форум - безнең илдә иң көчле һәм иң кызыклы".

 

Форумның белем бирү программасы  киң тармаклы, чатыр “Белем”, “татар-Lad” Ринат Гыйльмуллин белән түгәрәк өстәлдә әңгәмә, чатыр  Алга “Акыл”, “Иҗад” төрле чатырларда  Буадан делегация булып килгән укучылар белем алдылар.

 

«Сәләт»тә татар милли элитасы тәрбияләнүгә, «Сәләт» форумында бер үк вакытта ял итү дә, белем бирү дә керә, телебезне, милләтебезне фән аша саклап калу икәнлегенә инанып кайттылар.

 

Тырыш һәм сәләтле балалар аралашу өчен глобаль урын, форумда һәр укучы нәрсәгә булса да өйрәнә, һәм башкаларны өйрәтә ала. Форумда бер үк вакытта фикердәшләр һәм төрле өлкәләрдә уңыш яулаган укучылар белән аралашу мөмкинлеге тудырылган.

 

Ә быел инде Татарстанның бөтен районнарыннан форумга 5 мең катнашучы килгән. Хәзер "Сәләт" - сәләтле балалар белән, бигрәк тә укучылар белән эшләү системасы ул.

 

Мондый чарада катнашканнарына канәгать булып кайткан 45 катнашучы, Район Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илнар Искәндәр улы Абзаловка бик зур рәхмәтләрен белдерәләр.

 

 



К списку новостей