Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Җимлекләр элдек 13.02.2019

Бүген мәктәп яны бакчага канатлы дусларыбызга җимлекләр элеп куйдык.
-
Район башлангыч сыйныф укытучылары семинары 06.02.2019

Бүген мәктәбебездә «Уен технологияләре кулланып кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади мөмкинлекләрен үстерү” темасына методик семинар узды. Семинарда катнашучыларга ачык дәресләр, мастер-класслар, класстан тыш чаралар тәкъдим ителде.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 01.02.2019

Бүген югары сыйныфлар һәм шушы мәктәпне тәмамлап, студент булган кызлар-егетләр белән очрашу үткәрелде. Кичәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәмигуллина Г.Р. ачып җибәрде. Студентлар үзләренең уку йортлары белән таныштырдылар,чыгарылыш сыйныф укучыларына теләкләрен җиткерделәр.Анннан соң кичә уен төрендә дәвам итте. Студентларга кызыклы сораулар бирелде һәм шул ук вакытта төгәл җаваплар да алынды. Музыкаль паузалар белән үрелеп барган очрашу укытучыларның, чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм студентларның күңелендә мәңге сакланыр.
-
"Сыйныф җитәкчесе - 2019" бәйгесе 30.01.2019

29нчы гыйнвар көнне Югары Лашчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе - 2019" бәйгесенең куст этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән бу бәйгедә сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Энҗе Илһам кызы катнашты. Укытучыбыз бәйгедә 3нче урынга лаек булды! Афәрин, котлыйбыз!
-
Шахмат турниры 29.01.2019

28 январьда Буа шәһәренең 2 лицеенда узган шахмат турнирында өлкән сыйныф укучыларыннан торган мәктәп командасы беренче урынны яулады.Турнирда районның 11 мәктәбеннән 15 команда катнашты.
Җитәкчеләре Салахов З.А. Афәрин!!! Котлыйбыз!!!
-
Ленинград шәһәре камалышын тулысынча өзүгә -75 ел 27.01.2019

Ленинград шәһәре камалышын тулысынча өзүгә 75 ел уңаеннан мәктәбебездә Батырлык дәресләре узды. Чараларда тарихи фактлар белән укучыларны югары сыйныф укучылары таныштырды. Тарих укытучысы Гыймадова Т.Б., тарафыннан әзерләнгән кичәдә укучыларның чыгышлары презентацияләр, фильмнар белән үрелеп барды.
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы 25.01.2019

21.01-23.02.2019 - мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Бу чарага кагылышлы яңалыклар махсус стендта яктыртылып барачак.
-
Бадминтон буенча район ярышлары 24.01.2019

"Яшьлек" СК тарафыннан оештырылган район бадминтон ярышында 2 урынны яулады яшь спортчыларыбыз командасы. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Республиканский Родительский интернет-семинар 22.01.2019

25 января проводится Республиканский Родительский интернет-семинар. Проводится он на сайте киу.рф, в форме онлайн-трансляции. Вопросы заранее можно задать по адресу: roditelirt@mail.ru. Тема семинара: "Здоровье и безопасность ребенка", с 12 часов 30 мин по 14. ч.00 мин.
-
9 нчы сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе 21.01.2019

9 нчы сыйныфларда 13 февральдә рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе була. Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча укучылар ГИА – 2019 га кертелгән дип саналалар. Йомгаклау әңгәмәсенә кертелү өчен:
1. 29 нчы гыйнвардан калмыйча гариза язарга;2. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашырга;3. 26 нчы февральдә нәтиҗәне белергә кирәк.Йомгаклау әңгәмәсендә тискәре нәтиҗә булса, укучы өстәмә срокларда яңадан бирә ала.Өстәмә сроклар: 13 нче март һәм 6 нчы май 2019 нчы ел.










