Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422417, РТ Буинский район, с. Новые Чечкабы, ул. Свобода, д. 32а, |
| Телефон: | +7(843)-745-02-99 |
| E-Mail: | n-chechkab@mail.ru, Sncb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Чечкабская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Бикмуллин Рустем Даянович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Ново-Чечкабская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Укытучылар көне 05.10.2019

5 октябрь көнне "Укытучылар көне" уңаеннан мәктәп укучылары укытучыларга зур бәйрәм бүләге ясады.Укучылар иртән укытучыларны мәктәп бусагасыннан каршы алдылар, бәйрәм белән котлап үз куллары белән эшләгән котлау открыткалары ,чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.Югары сыйныф укучылары мәктәптә "Үзидарә көне" үткәреп дәресләр укыттылыр, дирекция вазифаларын үз өсләренә алдылар,уку көненә нәтиҗә ясап Педсовет үткәрделәр. Бәйрәм укытучыларга да укучыларга да бик ошады.
-
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2019

Кадерле әбиләр, бабайлар, апалар, абыйлар!
Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын.
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
Ашыкмагыз картаерга.
Йөрәккәегез тынмасын
Картлык шатлык түгел диеп,
Гел моңаеп тормыйк әле.
Сагыш -моңнарны таратып,
Елмаешыйк, көлик әле.
Картаябыз димик әле.
-
"Без коррупциягә каршы" акциясе 30.09.2019

-
" Табышмаклар иленә сәяхәт" конкурсы 28.09.2019

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ибәтуллина С.Х. " Табышмаклар иленә сәяхәт" конкурсы уздырды
-
27 cентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләр көне 27.09.2019

Хөрмәтле Яңа Чәчкап балалар бакчасы тәрбиячеләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте - җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез артып торсын, эшләү дәрте сүрелмәсен, балалар белән үзара аңлашып эшләргә язсын, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
Иртәнге зарядка 24.09.2019

Мәктәбебездә уку көне иртәнге зарядкадан башлана. Укучыларыбыз һәркөнне иртән бик теләп күнегүләр ясыйлар. Чөнки алар спортның уку өчен дә, сәламәтлек очен дә бик файдалы икәнен беләләр. Укучыларыбызга ныклы сәламәтлек телибез!
-
Олимпиадаларның мәктәп туры 23.09.2019

Мәктәптә 23 нче сентябрьдән төрле фәннәрдән олимпиадаларның мәктәп туры башланды. Әлеге олимпиадалар иң әзерлекле укучыларны аерып алу өчен уздырыла.
-
Мәдәни көндәлек тапшыру 19.09.2019

Бүген “Укучының мәдәни көндәлеге” Проекты кысаларында авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре мәктәбебез укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрделәр. Алар Татарстаныбыздагы һәм районыбыздагы мәдәният учаклары , көндәлек белән эшләү тәртипләре турында әйтеп киттеләр. Дәресебез Казанның, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының истәлекле урыннары турында баетылган презентация белән үрелеп барды. Балаларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды, укучылар дәрестән бик күп мәгълүмәт алып таралыштылар.
-
Бакчада көзге эшләр 12.09.2019

-
"Экстремизмга юк!" дигән тема астында тәрбия сәгатьләре 12.09.2019

12нче сентябрь көнне сыйныфларда "Экстремизмга юк!" дигән тема астында тәрбия сәгатьләре узды.










