Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г. Буинска Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422432, Республика Татарстан, город Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 117 |
| Телефон: | +7(843)-743-18-74 |
| E-Mail: | bua_sch6@mail.ru, S6.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей-интернат г. Буинска Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Абзалов Илнар Искандерович |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 402 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Мероприятия в лицее
Республиканская олимпиада по татарскому языку.
Опубликовано: 16.02.2012
Без, лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, менә берничә ел рәттән “Шәхескә юнәлтелгән технологияләр аша көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләү” дигән методик проблема өстендә эшлибез. Максатыбыз: балаларның кызыксыну сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен исәпкә алып, туган телебездә грамоталы яза һәм сөйләшә белүче, һөнәр сайлауга әзерлекле, коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләргә ия булган шәхес формалаштыру юлларын өйрәнү.
Бүгенге көндә лицейда алты татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Шуларның берсе – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Барыбыз да югары белемле. Елдан-ел белемнәребезне күтәреп, методик осталыкларыбызны арттырып торабыз. Күренекле педагог К.Д.Ушинскийның “Укытучы даими укып торганда гына укытучы була ала” – дигән сүзләре бүген дә безнең өчен мөһим яңгырый.
Фәннәр буенча үткәрелә торган олимпиадалар – мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшенең сыйфатын, нәтиҗәлелеген билгеләүче критерийларның берсе. Бу уку елында да республика олимпиадасында дүрт укучыбыз призлы урынга лаек булды. Татар теленнән 11 нче сыйныф укучысы Борһанова Чулпан (укытучысы Галимова Г.Р.), татар әдәбиятыннан 9 нчы сыйныф укучысы Зиһаншин Фәнис (укытучысы Галимова Г.Р.), 10 нчы сыйныф укучысы Бакирова Ландыш (укытучысы Гыйниятуллина Г.Т.), татар теле һәм әдәбиятыннан (рус төркемнәре)
9 нчы сыйныф укучысы Михайлова Татьяна (укытучысы Хисамова Р.Р.) призлы урыннар алып, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр.
Источник: Галимова Гузалия Рамисовна, руководитель МО учителей татарского языка и литературы.
К списку новостей







