• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г. Буинска Республики Татарстан»/муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү учреждениесе “Татарстан Республикасы Буа шәһәре лицей-интернаты (сәләтле балалар мәктәбе)”

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г. Буинска Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422432, Республика Татарстан, город Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 117 
Телефон: +7(843)-743-18-74
E-Mail: bua_sch6@mail.ru, S6.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей-интернат г. Буинска Республики Татарстан»
Руководитель: Абзалов Илнар Искандерович
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 402 обучающихся
У нас учат: 40 педагогов

Мероприятия в лицее

Татар теле һәм әдәбияты атналыгын үткәрү нәтиҗәсе турындагы справка

Опубликовано: 01.03.2014

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

 

Татар теле һәм әдәбияты атналыгын үткәрү

нәтиҗәсе турындагы справка

    2014 нче елның 21 нче февраленнән 28 нчефевраленә кадәр мәктәп метод берләшмәсе планы буенча, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының атналыгы булып узды. Аның максаты: укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, фәнгә карата кызыксыну уяту.  Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы алдында җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү  -  заман  таләбе булып кала. Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт  һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр  кертеп, үстереп тору  таләп  ителә.

       Тәрбия эшен планлаштырганда укытучылар аеруча халык педагогикасы алымнарыннан файдалануга, укучыларда гомумкешелек сыйфатлары булдыруга һәм һәр яктан мәгълүматлы, иҗади һәм толерант шәхес тәрбияләүгә игътибар юнәлтәләр.  Ел саен уза торган атналык   “Туган телем – иркә  гөлем” дип аталган әдәби - музыкаль кичә белән башланып китте. (Саттарова Л., (11)Зиганшин Ф.,(7) Михайлова Т.,(11) Насыбуллина Г., (4) Сәмәрханов Р.,(6) ) (Укытучы Хисамова Р.Р.) Атналыкта төрле бәйгеләр, чаралар уздырылды. Укучыларыбыз актив катнашты: татар теле белеме өлкәсендәге белемнәрен күрсәтте, иҗат итте. Төгәл һәм үзенчәлекле эшләр билгеләп үтелде, җиңүчеләр билгеләнде.

Атна дәвамында укучыларыбызга  бары тик татар телендә генә аралашырга рөхсәт ителде. Алар сүзлекләрдән, әдәби китаплардан төрле кызыклы биремнәр үтәде. “Татар теле, татар иле яңалыклары” дигән көндәлек стенгазета һәм “ Тел күрке - сүз” күргәзмәсе белән таныштылар.

     Атналык дәвамында  сыйныфларда тирән мәгънәгә ия булган һәм  нәтиҗәле сыйныфтан тыш чаралар, дәресләр үткәрелде. Шигырь  язу бәйгесендә Вәлиева Гүзәл (10кл.) , Саттаров Рәдиф (11 кл.), Саттарова Гүзәлия (7 кл.) җиңүчеләр дип табылса, “Хыялый инша” номинациясендә Хәбибуллина Ләйлә ( 11кл.) Саттарова Ләйсән (11 кл.), “Шигъри инша” номинациясендә Ахатова Ләйсән (10кл.) , Хәйруллина Сабина ( 6 кл.), “ Бай мәгълүматлы”  инша  номинациясендә Залялова Алинә(11 кл.) , Вафина Ландыш ( 11 кл.), Галимов Айназ ( 9 кл.) җиңүчеләр дип табылдылар. (Укытучы Гыйниятуллина Г.Т.)

“Татар егетләре” бәйгесе зур сыйныф укучылары өчен аеруча кызыклы үтте. Алар барлык осталыкларын, белемнәрен күрсәтергә теләделәр. Бу бәйгедә аеруча  Шәмсетдинов И.,(11) Зиганшин Ф.,(11) Габайдуллин Б.,(11) алдынгы булдылар.(Укытучы Зыятдинова Г.Ш.) “Кайда? Кайчан? Ничек? дип аталган  викторинада урта сыйныф укучылары катнашты.  Алар туган тел өлкәсендәге белемнәре буенча көч сынаштылар. Монда,бигрәк тә, Госманова А.,(7) Мөхәмиев Р.,(7) Садуров Э.,(7) Әхмәтшина Л.,(7) Бәширова Ә.,(7) Хәйруллина С.,(7) актив катнашты.(Укытучы Галимова Г.Р.) Хисамова Рамилә Рәмис кызы тарафыннан үткәрелгән “Иң белемле укучы” бәйгесе титулына 4 нче сыйныф укучысы Гадиев Айнур лаек булды. Галимова Г.Р. үткәргән “Аралашу күпере” уен-дәресе рус төркемендә укучы 4 нче сыйныф укучыларына аеруча хуш килде. Алар дәрес буе бер-берсе белән бары тик татар телендә генә аралашты. Григорьева Наташа, Лаптева Ксения, Назарова Светланалар сүзлек ярдәменнән башка да татарча яхшы сөйләшүләрен расладылар. “Бүгенге көн шагыйрьләре” дип аталган проект эшен яклауда 8 нче сыйныф укучылары алдынгы булды. Алар якташ шагыйрьләребез булган Р.Харис, Г.Толымбай, Г.Айзетуллова, Р.Сәләх иҗатларын киң яктырттылар. Җиңүчеләр итеп Нәфисә, Рахматуллина А., Хәсәнҗанова А. билгеләнде. Гомумән, татар теле һәм әдәбияты атналыгы бик кызыклы һәм файдалы узды.

 

                                     Метод берләшмә җитәкчесе: Галимова Г.Р.


Источник: Латыпова Л. С.

К списку новостей