Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г. Буинска Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422432, Республика Татарстан, город Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 117 |
| Телефон: | +7(843)-743-18-74 |
| E-Mail: | bua_sch6@mail.ru, S6.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей-интернат г. Буинска Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Абзалов Илнар Искандерович |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 402 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Мероприятия в лицее
"Гаилә альбомы" акциясе.
Опубликовано: 08.05.20249 нчы сыйныф укучысы Шәрафетдинова Рената үзенең гаиләсе турында болай ди:
Иң бәхетле, иң гүзәл, иң кадерле- минем гаиләм!
Гаиләдән башка чын бәхет була алмый. Бәхетнең нигезе- гаилә. Шул җылы ояда бер- берсен яраткан кешеләр генә яши ала.
Бер тамырдан үскән алсу гөлдәй,
Әти-әнием гаилә төзегәннәр.
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмеп,
Пар балдаклар алар кигәннәр.
Энҗе бөртегедәй бала булып,
Мин туганмын өйгә нур өстәп.
Әти-әни булу-зур дәрәҗә
Бала туу- үзе зур бүләк!
Мәхәббәткә көч һәм сафлык сирпеп,
Сеңлем туган шушы дөньяга.
Апа булу-нинди олы бәхет,
Ралина дип без куштык аңа!
Нәсел агачының дәвамчысы-
Тиеш бит ул һәрбер гаиләдә.
Тәмле сүзле, шат һәм үзе көләч
Реналь була альбом битендә!
Парлы куанычлар- игезәкләр
Нинди шатлык, нинди могҗиза!
Радмир белән Рамина да тугач,
Гаиләдә биш бала була!
Минем гаиләм- бердәм җылы учак,
Ял итә дә белә, эшли дә.
Үзенә хас йолаларны үти,
Тыныч почмак,туган нигез дә!
Источник: Аслямова Э.Ш. администратор сайта
К списку новостей







