Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г. Буинска Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422432, Республика Татарстан, город Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 117 |
| Телефон: | +7(843)-743-18-74 |
| E-Mail: | bua_sch6@mail.ru, S6.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей-интернат г. Буинска Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Абзалов Илнар Искандерович |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 402 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Мероприятия в лицее
«Туган якны өйрәнү»
Опубликовано: 20.04.2022Татар теле һәм әдәбияты атналыгының дәвамы татар теле кабинетында оештырылган «Туган якны өйрәнү» музеенда дәвам итте. Музей җитәкчесе Хисамова Рамиля укучыларны тормыш көнкүрешенә караган әйберләр белән таныштырды. Чараның төп максаты: татар халкының гореф гадәтләренә, йолаларына, тормыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр белән танышу. Музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү.
Татар телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру максатыннан оештырылган өстәмә татар теле дәресенә йөрүче укучылар, укылган әсәрләрдә чагылган әйберләр белән таныштырдылар. Татар осталары иң борынгы заманнардан ук металлны нәфис эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Бакыр, бронза, көмеш, кургаш һәм хәтта алтыннан алар бизәнү әйберләре, йорт кирәк-яраклары, ат дирбияләренең состав өлешләрен ясаганнар, корал бизәгәннәр.
Соңрак осталар нигездә металл комганнар, су салу өчен савытлар, тәлинкәләр, поднослар, тимердән коелган сандыклар эшли башлаганнар.
Һәрбер татар гаиләсендә шәхси гигиена почмаклары булган. Анда ләгән, су салып юу өчен, комган яисә чүмеч урын алган. Бит-кулны һәм аякны сөртү өчен сөлгеләр, юынганнан соң алыштырырга аяк һәм өс киемнәре эленеп торган. Юынып арулангач кына табын янына, яисә намаз укырга уза торган булганнар.
Кичә укылган әсәрләрне искә төшереп, эчтәлекләрен сөйләү белән тәмамланды. «Туган якны өйрәнү» музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.
Источник: Аслямова Э.Ш. администратор сайта
К списку новостей







