Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат (школа для одаренных детей) г. Буинска Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422432, Республика Татарстан, город Буинск, ул. Р.Люксембург, д. 117 |
| Телефон: | +7(843)-743-18-74 |
| E-Mail: | bua_sch6@mail.ru, S6.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей-интернат г. Буинска Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Абзалов Илнар Искандерович |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 402 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Мероприятия в лицее
21 февраль - Халыкара туган телләр көне
Опубликовано: 21.02.202221 февраль - Халыкара туган телләр көненә багышланган 9 нчы сыйныф укучылары белән “Туган тел ул – бездән соң да яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә дәшәр өчен туган тел” дип исемләнгән тугәрәк өстәл үткәрелде. Бу чарада төрле шагыйрьләрнең, язучыларның туган тел турында фикерләре укылды. Укучылар туган тел турында үз фикерләрен әйттеләр. Без- татарлар, туган телебез татар теле. Рус теле көнем өчен кирәк, без рус телендә, татар телендә камил белергә тиеш дигән фикергә килделәр.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”-дип язган Садри Максуди. Аның сүзләре белән, уртак фикергә килеп, чараны тәмамладык.
Источник: Аслямова Э.Ш. администратор сайта
К списку новостей







