Рәсми мәгълүматлар буенча, террорчылык акты нәтиҗәсендә 1-3 сентябрьдә 334 кеше үлде, аларның 186сы балалар, 15е укытучылар, 10ысы хәрбиләр, калганнары әти-әниләр һәм килгән кунаклар. 900дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алды.
Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң ун ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Фаҗига урыныннан уңай хәбәр көтеп тилмергән вакытларны искә төшерүе дә авыр. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын гына теләде. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.