Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Новости школы.
Мәктәптә ата-аналар җыелышы.
Опубликовано: 22.02.2013«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы
Янтуган урта гомуми белем мәктәбе»
муниципаль гомуми белем бирү учреждениесендә
үткәрелгән ата-аналар җыелышы.
Үткәрү көне: 22.02.2013.
Катнашалар: 45 ата-ана (93,7%), укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, Буа районының финанс палатасы җитәкчесе Әһлиуллин Рамиль Равиль улы, Янтуган авыл җирлеге башлыгы Замалтдинов Рамиль Әмир улы, Янтуган янгын сүндерү бүлекчәсе башлыгы Замдиханов Сирень Алимҗан улы.
Көн тәртибе:
1.ТР Президенты Р.Н. Миннехановның балигъ булмаган балаларга карата җинаять кылуны кисәтү чаралары турындагы хөкүмәт хаты нигезендә “Балаларның тормыш иминлеген саклау” темасына мәктәп директоры Фаткуллин Ф.Ф.ның чыгышы.
2. “Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итик” дигән темага директорның укыту эшләре буенча урынбасары Фахрутдинов Т.А. чыгышы.
3. Буа районының финанс палатасы җитәкчесе Әһлиуллин Рамиль Равиль улының чыгышы.
4. Төрлеләр.
Беренче көн тәртибе буенча мәктәп директоры Фаткуллин Ф.Ф.чыгыш ясады.
- Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр укытучының иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без башлангыч сыйныфтан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр буенча сөйләшү, өйрәнгәннәрне гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез. Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән, таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә (төрле уенчыклар яки тәмле әйберләр күрсәтсә дә) кирәклеген аңлату һ.б. игътибар итәбез. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, әңгәмәләр, төрле видеофильмнар аша транспортта йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен аңлатабыз. Куркынычлы ситуацияләр өйдә дә җитәрлек. Балаларның үзләрен генә калдырган чакта аяныч хәлләр килеп чыгу турында кат-кат аңлату бер дә комачауламый.Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр.
Гомумән, болар турында елына берничә мәртәбә исегезгә төшерү дә зарар итмәс, чөнки кайчакта ата-ана үзе үк кагыйдәләрне боза һәм, кызганычка каршы, моны баласы каршында башкара. Нәтиҗәдә укытучы ел дәвамында башкарган эш ата-ананың бер саксыз хәрәкәте аркасында юкка чыгарга мөмкин. Үзен-үзе якларлык яшькә җитмәгән балаларны бер генә минуткада күзәтүчесез калдырмаска, мәктәпкә озата барырга, каршы алырга.Күрше-күләнне, өлкәнрәк балаларны сабыйларга күз-колак булуларын сорарга кыенсынмаска кирәк.Республикабызда булган балалар фаҗигасе-аяныч хәсрәт. Андый фаҗигаләрне булдырмый калу без-әти-әниләрдән дә тора.Димәк, әти-әниләр, сезнең өчен дә әңгәмәләр үткәрү һәм һәрберегезнең инструктаж үтүе турында култамга алу да сезнең җаваплылыкны арттырыр дигән ышанычта калам,-дип төгәлләде үзенең чыгышын.
Икенче көн тәртибе буенча директорның укыту эшләре буенча урынбасары Фахрутдинов Т.А. чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында искәртеп үтте. Дөньяда, илдә, районда балалар белән булган бәхетсезлек очраклары турында сөйләде. Ата-аналарны балаларга тагын игътибарлырак булырга чакырды.
Буа районының финанс палатасы җитәкчесе Әһлиуллин Рамиль Равиль улы ата-аналар җыелышында әтиләрнең дә катнашуын уңай яктан бәяләде. Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде. Үзенең чыгышында балаларны тәрбияләүдә, балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклап калуда мәктәп белән ата-аналарның бердәм эшләүләрен ассызыклап үтте.
Янтуган авыл җирлеге башлыгы Замалтдинов Рамиль Әмир улы мәктәп укучыларының куркынычсызлыгын булдыруда мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең бергә эшләвенә, ата-аналарның да бу сорауларда битараф булмауларына басым ясады.
Янтуган янгын сүнтерү бүлекчәсе башлыгы Замдиханов Сирень Алимҗан улы янгынның куркыныч күренеш булуына, күп очракта аның килеп чыгуында куркынычсызлык кагыйдәләрен, электр җиһазларын һәм приборларын куллану нигезләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш итү торуын искәртте. Мәктәп белән берлектә янгын сүндерү бүлекчәсе төрле чаралар үткәрүгә тукталып үтте: янгын сүндерү бүлегенә экскурсияләр, ачык ишекләр, баларны саклау көне үткәрү һәм башкалар.
- Без барыбыз бергәләп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәк һәм балаларыбызны шуңа өйрәтсәк, балаларның ут белән уйнау очракларыннан килеп чыккан янгыннар саны күпкә кимер иде, - дип тәмамлады үзенең чыгышын.
Соңыннан мәктәп администрациясе, район вәкиле, авыл җирлеге башлыгы ата-аналарның сорауларына җаваплар бирделәр.
К списку новостей








