Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235
-
Балалар-ДЕЛЬФИНДА 06.06.2012

Лагерьда ял итүче балалар Буа шәһәрендәге "Дельфин" бассейнына бардылар. Бик күңелле булды!
-
Җәйге лагерь башланды. 05.06.2012

Мәктәптә "Кояшкай" лагере эшли башлады. Анда 14 бала ял итә һәм үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта.
-
Балаларны яклау көне. 01.06.2012

Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп укучылары белән табигатькә экскурсия оештырдык. Анда укучылар арасында төрле спорт ярышлары, эстафеталар, конкурслар оештырылды. Иң актив укучылар грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр!
-
Терроризм һәм экстремизм куркыныч тудырмасын! 22.05.2012

Укучыларга экстремизм һәм терроризм төшенчәләрен кабат исләренә төшергәннән соң, "Үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калырга" дигән темага ТИН укытучысы Хасанов С.Р. чыгыш ясады. Ул куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Плакатларга кыскача анализ ясады.
-
Бөек Җиңү көне белән! 15.05.2012

Мәктәп укучылары һәм укытучылары коллективы Һәйкәл янында авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләделәр.
-
Бөек шагыйребез Г.Тукай туган көн 26.04.2012

Г.Тукайның тууына 166 ел тулу уңаеннан татар теле укытучысы Фахрутдинова Л.К. һәм китапханәче Садыкова Ф.Ф. җитәкчелегендә 6-10 нчы сыйныф укучылары катнашында шигъри кичә үтте. Шагыйрьнең тормыш юлы презентациядә чагылды.
-
"Әбиемнең серле сандыгы"-фольклор кичә. 14.04.2012

7-11 нче сыйныф укучылары катнашында мәдәният йортында фольклор кичә үтте. Халкыбызның күңел бизәкләрен балалар күңел сандыкларында сакларлар дип ышанасы килә.
-
Нәүрүз, мөбәракбад! 03.04.2012

Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үтте(Җитәкче:татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Р.М.). Балалар халкыбызның матур йолаларын, гореф-гадәтләрен кабат искә төшереп, элек уйнаган уеннары белән язны сәламләделәр.
-
Мини футбол буенча куст ярышы.
17.03.2012
Күрше мәктәпләре арасында мини футбол буенча ярыш үтте. Безнең 9-11 нче сыйныф егетләр командасы 1 нче урын яуладылар.Афәрин, егетләр!
-
Балачакның иң зур бәйрәме-Әлифба бәйрәме. 15.03.2012

1 нче сыйныф укучылары бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итте. Бәйрәмгә килгән Әлифба- патшабикә, Матур язу дәфтәре, Математика, Азбука балаларның белемнәрен тикшерделәр.








