Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Наркотикларсыз тормыш" 29.05.2015

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше, наркотикларга тискәре караш тәрбияләү максатыннан чыгып, 8 нче сыйныфта "Замана афәтеннән саклыйк" дигән тема астында үткән дәрес кызыклы һәм нәтиҗәле булды. Җитәкчеләре Залялова Р.М.
-
Мини футбол. 29.05.2015

Бердәм ГТО Декадасы кысаларында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген Янтуган урта мәктәбе кустына кергән мәктәпләр арасында Мини футбол ярышы үтте. Әлеге ярыш беренчедән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланса, икенчедән кустагы иң көчле командаларны, уенчыларны ачыклады. Өченчедән, укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, аларның буш вакытын файдалы үткәрү өчен оештырылды. Уен җиңүчеләрсез һәм җиңелүчеләрсез булмый. Нәтиҗәләр буенча:
Янтуган мәктәбе командасы - 1 урын;
Кырык Садак мәктәбе командасы - 2 урын;
Камброд мәктәбе командасы - 3 урын яулады. Котлыйбыз!
-
Авыл хуҗалыгы транспортлары белән танышу. 29.05.2015

Тракторист, агроном хезмәте белән таныштыру, аңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып укучыларга авыл МТСына экскурсия оештырылды. Җитәкчеләре Валеева Г.А., Фаткуллина Р.М.
-
Болынга сәяхәт. 28.05.2015

Укучыларның экскурсияләре дәвам итә. Бүген алар болында. Бала кечкенәдән үк үзенең туган җирен, аның челтерәп аккан чишмәләрен, чәчәкле болыннарын яратып үсәргә тиеш.
-
Беренче имтиханнар. 27.05.2015

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математикадан ОГЭ тапшыра. Уңышлар сезгә.
-
"Яман гадәтләрдән саклан!" 27.05.2015

25 нче майдан 19 июньгә кадәр Республика буенча "Тәмәке тартуга каршы" айлык башланды.Айлык кысаларында мәктәптә төрле чаралар үтә. 6 нчы сыйныфта "Тәмәке белән бергә тартучы да яна" дигән тема астында диспут үткәрелде. Укучылар төрле мисаллар өстендә никотинның сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавын аңлатты. Җитәкчесе Фахрутдинова Л.К.
-
Китапханәгә экскурсия. 27.05.2015

Башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар.
Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәре Дилбәр Заһит кызы каршы алды.
Ул экскурсия барышында балаларны уку залы һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды.
-
Фестиваль ФВСК ГТО 25.05.2015

Фестиваль проводится Управлением образования Буинского муниципального района, совместно с отделом по делам молодежи, спорту и туризму исполнительного комитета БМР. Учащиеся нашей школы достойно участвовали.
-
"Танцевальная волна" 25.05.2015

На основании районного Плана мероприятий на 2014-2015 учебный год, прошел спортивно-танцевальный марафон на тему: "Танцевальная волна", в рамках «Единой декады ГТО», посвященной 70 - летию Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг. среди учащихся 6-10-х классов школ района. Из нашей школы участвовали Бохараева Дания ученица 8 класса и Валеева Ильзира ученица 6 класса. Победителем стала Бохараева Д.И. Поздравляем!
-
Сәламәтлек көне. 23.05.2015

Бүген мәктәптә сәламәтлек көне. Шул уңайдан барлык укучылар, укытучылар урманга экскурсиягә бардылар. Анда төрле уеннар оештырылды, уку елы нәтиҗәләре буенча "Иң актив укучы"лар грамота белән бүләкләнде.








