МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 57 |
У нас учат: | 10 |
Новости ДОУ Теремок
Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Теремкәй” балалар бакчасында актив алып барыла.
Опубликовано: 09.02.2021Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Теремкәй” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.
Балаларда кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек, аралаша белү күнекмәләрен тәрбияләү, татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту, бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең зур бурычларының берсе.
“Теремкәй”дә тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркем балалары “Балага исем кушу” йоласы белән танышып үттеләр.
Балалар исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм кендек әби катнашырга тиешлеген белделәр, балага исем кушу «бәби туе» белән ныгытылганын аңладылар. Исем мулла бабай тарафыннан кушылганны белделәр һәм үзләре рольләргә бүленешеп, алган белемнәрен сәхнәләштерү аша ныгыттылар.
К списку новостей