МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 57 |
У нас учат: | 10 |
Новости ДОУ Теремок
Туган,татар телләрен мавыктыргыч, кызыклы форма аша үзләштерәбез
Опубликовано: 06.10.2020Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Кызык һәм дөрес итеп куелган уеннар телләр өйрәнергә дә ярдәм итә. Шуңа күрә безнең "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар туган һәм татар телләрен уен аша үзләштерәләр.
Уеннар, татар-туган теленә кызыксыну уята,мәхәббәт тәрбияли,сүз байлыгын арттыра,диалогик сөйләмне үстерә. Җырлы,дидактик,сүзле уеннар балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә өйрәтә.
Балаларыбыз туган,татар телләрен мавыктыргыч, кызыклы форма аша үзләштереп,киләчәктә белгән телләренең рәхәтен,файдасын күрер дип ышанабыз.
К списку новостей