• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида «Солнышко» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәренең катнаш төрдәге "Кояшкай" балалар бакчасы" муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Буинский район, г. Буинск, ул.Арефьева, д.13
Телефон: +7(843)-743-13-09
E-Mail: colnush-bua@mail.ru, Buinskiy.Solnyshko@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Солнышко"
Руководитель: Абузярова Энже Загретдиновна
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 113
У нас учат: 14

Аннотация к рабочей программы воспитателя по обучению татарскому языку

Аннотация к рабочей программе воспитателя по обучению татарскому языку

В МБДОУ «Детский сад окомбинированного вида  «Солнышко» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»

 “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һҽм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә мили белеем бир үөчен кирәкле шартлар булдыру каралган. 

“Балалар бакчасында рус  һәм башка милләт балаларын татарча аралашырга һәм татар балаларын ана теленә өйрәтү” программасы (алга таба программа) алда күрсәтелгән чыганакларга нигезләнеп төзелде.

Программа 2 яшьтән 7 яшькә кадәр булган татар балаларын ана теле, 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган рус телле балаларның татарча аралашырга өйрәтү эшчәнлекләрен үз эченә ала. Программа мәктәпкәчә яшьтәге баланың үсеш закончалыкларына, шәхси һәм эшлекле якын килү турындагы фундаменталь тикшеренүләргә, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларына, сөйләм барлыкка килү концепциясенә (Л. С. Выготский, В. В. Давыдов, Е. И. Пассов, П. Я. Гальперин), гамәли эшкәртмәләр һәм методик киңәшләргә, мәктәпкәчә мәгариф системасы эшчәнлеген ачыклаучы норматив хокукый актлар, нигезләмәләренә көйләнгән.     

 Программаның максаты һәм бурычлары.

“Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү” программасына нигезләнеп “Татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплекты 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган рус телле балаларны 167 сүз кысаларында татарча аралашырга өйрзтүне үз эченә ала. Шуннан чыгып эш программасына түбәндәге максат, бурычлар билгеләнде.

Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны 167 сүз кысасында информацион– коммуникатив технологияләр кулланып татарча аралашырга өйрәтү.

Бурычлар:

1.Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2.Предметларны, аларның   билгеләрен һәм  хәрәкәтне  белдерүче  сүзләрне сөйләмдәактивлаштыру.

3.Көндәлек яшәеш ситуацияләреннән чыгып диалоглар төзү.

“Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплекты балалар бакчасында беренче кечеяшьтәге, икенче кече яшьтәгеләр, уртанчылар, зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә татар балалары белҽн эшләү өчен тәкъдим ителә. Шуннан чыгып татар төркемнәрендә тәрбияләнүче балаларга ана телен өйрәтү өчен эш программасына түбәндәге максат, бурычлар билгеләнде.

Максат: Балаларны информацион–коммуникатив технологияләр кулланып ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар: 

  1. Тел системасының фонетик, лексик, грамматик  төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру.   
  2. Бәйләнешле сөйләмне мөстәкыйль фикер йөртү нәтиҗәсе буларак үстерү.
  3. Тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау (тоемлау) сәләте булдыру.                                                                                                                                                         Приложения:

                Рабочая программа для обучения русскоязычных детей

                Рабочая программа для обучения татароязычных детей