Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!

Бүген "Кояшкай" балалар бакчасында туган телләр көненә багышланган “Туган телем иркә гөлем”диеп исемләнгән бәйрәм үтте. Шушы бәйрәмдә туган телебезгә булган мәхәббәтебезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша күрсәттек.
Безнең туган телебез – нинди генә булмасын татар, рус, чуаш телеме, ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.