МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Сказка» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, Республика Татарстан, Буинский район, г. Буинск, ул. Р. Люксембург, д. 138Б |
| Телефон: | +7(843)-743-17-06;+7(937)7748897 |
| E-Mail: | skazka-mbdou@mail.ru, Buinskiy.Skazka@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Сказка" |
| Руководитель: | Мавлетшина Лилия Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 102 воспитанника (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 15 |
Новости МБДОУ "Сказка" г.Буинска РТ
“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2019”
Опубликовано: 28.10.2019Бүген, 25 октябрь көнне, “Әкият” балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2019” дигән республика һөнәри осталык конкурсының куст этабы үтте. Бәйгедә Чурак ”Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Васильева В.В., «Әкият» балалар бакчасыннан Иванова С.А. һәм Фролова мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән Авдонина Г.И. катнашты. Бу чараның төп максаты һәм бурычлары – мәктәпкәчә белем бирү системасында эшләүче педагогларның иҗади инициативасын үстерү, рус телле тәрбиячеләрнең татар телендә эшләү осталыкларын, күнекмәләрен ачыклау. Бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, рус сүзләрен татар теленә тәрҗемә иттеләр, балаларга яңа уен өйрәтеп, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Жюри нәтиҗәләре буенча 1 урынны Васильева В.В. яулады. Җиңүчегә зур уңышлар телибез.
К списку новостей





