МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Сказка» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, Республика Татарстан, Буинский район, г. Буинск, ул. Р. Люксембург, д. 138Б |
| Телефон: | +7(843)-743-17-06;+7(937)7748897 |
| E-Mail: | skazka-mbdou@mail.ru, Buinskiy.Skazka@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Сказка" |
| Руководитель: | Мавлетшина Лилия Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 102 воспитанника (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 15 |
Новости МБДОУ "Сказка" г.Буинска РТ
Методическое объединение воспитателей по обучению родному языку
Опубликовано: 25.01.2019Бүген, 25.01.2019, “Әкият” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәткәндә уен технологияләрен куллану” темасына татар телен һәм туган телне өйрәтү тәрбиячеләренең район методик берләшмә киңәшмәсе узды. Көн тәртибе кунакларны сәламләүдән башланды. “Әкият” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Камартдинова Гөлнара Равил кызы “Уен уйнап үсәбез” дип аталган күңел ачу чарасы күрсәтте. Бу чарада балалар белем-сәләтләрен күрсәтсә, “Тамчы шоу”да татар теле тәрбиячеләре үзара көч сынашты.
Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Нуждина С.П.”Алина һәм Әминә” дигән темага мастер-класс аша эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
“Алтынчәч” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Усманова Г.И. “Татар телен өйрәткәндә уен элементлары”, “Ак каен” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гиматдинова Л.М. “Татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның роле”, “Адав-Толымбай” балалар бакчасы тәрбиячесе чыгыш һәм мастер-класс күрсәтте.
Татар теле тәрбиячеләре бүгенге көндә актуаль булган проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, тәгъдимнәр керттеләр. Киңәшмә бик җанлы һәм уңышлы узды.
К списку новостей





