Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 44 учащихся и 10 воспитанников |
У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Без “Арктика” боз сараенда/ Мы в “Арктике”(15.06.2021г. 7 көн) 15.06.2021
15 нче июнь көнне “Акчарлак” мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар “Арктика” боз сараена бардылар. Рәхәтләнеп тимераякларда шудылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Балаларга бик ошады, күңелле булды.
Воспитанники лагеря “Акчарлак” посетили ледовый дворец “Арктика”.
-
Мы за ЗОЖ/Без сәламәтлек сагында (14.06.2021г. 6 көн) 14.06.2021
В рамках месячника “Жизнь без наркотиков” среди воспитанников пришкольного лагеря “Акчарлак” были организованы и проведены спортивные соревнования; веселые игры.
“Без наркотикларга каршы!” айлыгы кысаларында мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар белән Галяутдинова Л.М. спорт ярышлары һәм кызыклы уеннар оештырды.
-
Сабантуй мизгелләре 13.06.2021
12 нче июнь көнне “Буа- алан” мәйданында Сабантуй бәйрәме үтте. Аксу урта мәктәбе коллективы да бәйрәм бәйгеләрен оештыруда актив катнашты. Алар боҗраларга алкалар кертү уенын оештырдылар. Җаваплы укытучыларга, оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сабантуй батырлары 13.06.2021
Төрле авылларда һәм Буада көрәш буенча ярышларда катнашып, 10 сыйныф укучысы Салават призлы урыннарга лаек булды, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Котлыйбыз аны һәм яңа уңышлар телибез.
-
12 июня-День России/ 12 нче июнь Россия көне (11.06.2021г. 5 нче көн) 11.06.2021
Укучылар белән “Тарихи дәрес” дигән чара үткәрелде. Россия гимны, гербы, флагы турында аңлатылды. Укучылар үзләре шигырьләр сөйләделәр.
-
Без Сара Садыйкова музеенда (10.06.2021г. 4 нче көн)/ Мы в музее Сара Садыковой 10.06.2021
10 нчы июнь көнне “Акчарлак” лагерена йөрүче укучылар һәм #әдәби марафончылар белән күрше Апас районы Тутай авылындагы бөек композитор Сара Садыйкова музеена экскурсиягә бардык. Бу чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңае белән оештырылды. Экскурсиядә 27 кеше катнашты. Музейда укучылар бик күп экспонатлар белән таныштылар, С.Садыйкова турында бай мәгълүмат алдылар.
-
Әдәби викторина ( 09.06.2021г. 3 нче көн) 09.06.2021
Укучыларда туган телгә, татар теленә,мәхәббәт, татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнү, иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан “Акчарлак” лагеренда “И газиз туган телем...” темасына викторина үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина И.И. үткәрде. Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Укучылар актив эшләделәр: табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар, мәкальләр җыйдылар, укытучы сорауларына җаваплар бирделәр; шигырьләр укып видеороликлар ясадылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Викторина барышы социаль челтәрләргә куелды.
-
Лагерьда экологик кичә (2 нче көн) 09.06.2021
Укучыларның ялын максатчан итеп оештыру өчен, “Акчарлак” лагеренда чаралар авыл китапханәчесе белән берлектә дә үткәрелә. 8 нче июнь көнне балалар белән “Табигать язмышы-безнең язмыш” темасына экологик кичә үткәрелде. Ул океаннар көненә дә багышланды. Кичә барышында укучылар китапханәче лекциясе аша табигатебезнең үсемлекләргә дә, кош-кортларга да, сулыкларга да бик бай икәнлегенә төшенделәр. “Без табигать балалары” темасына рәсемнәр ясадылар. Табигать турында шигырьләр, хикәяләр укып, видеороликлар әзерләделәр. Аларны социаль челтәрләргә урнаштырдылар. Көн бик файдалы, күтәренке, кызыклы үтте.
-
Флешмоб “Читаем Пушкина” 07.06.2021
В целях расширения знаний обучающихся о жизни и творчестве великого русского поэта А.С. Пушкина, приобщения обучающихся к чтению произведений великого писателя, воспитания интереса и любви к литературному чтению провели 3-4 июня 2021 года праздничные мероприятия , посвященные Дню русского языка; организовали участие обучающихся в онлайн-флэшмобе «Читаем Пушкина”, размещали видеоролики в Инстаграм школы. Участвовали 15 учащихся.
-
“Рисуем Пушкина” 07.06.2021
Учащиеся нарисовали рисунки по произведениям Пушкина.