Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Мәктәптә ял итәбез . 05.06.2014

Балаларның җәйге ялын оештыруга районда зур игътибар бирелә. Быел да июнь аенда безнең мәктәптә дә көндезге мәктәп яны лагере эшли. Анда 14 бала йөри һәм каникулларын файдалы итеп үткәрә. Лагерьны Сабирзянова Гөлнара Фоат кызы җитәкли, тәрбиячеләр булып Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы һәм Шәфигуллина Дилбәр Мәнсур кызы эшлиләр. Мәктәп яны лагере иртәге 8 дән 14 сәгатькә кадәр эшли. Җәйге мәктәп яны лагерьлары ата-аналар өчен дә бик уңайлы. Беренчедән, бала - күзәтү астында, икенчедән, замана чире - компьютердан аерылып, виртуаль дөньядан чын тормыш казанында яшьтәшләре арасында кайнап яши. Безнең лагерь иң яхшысы!
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2014

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Остазларның моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
Укулар инде артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар , диңгезләрне кичәргә.
-
Рәзинә Фәритовнаны җиңү белән котлыйбыз! 19.05.2014

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап, апрель аенда "Intertat.ru" оештырган республика бәйге-викторинасында җиңүчеләр бу ялларда Казанга җыелды. Алдан вәгъдә ителгәнчә, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы кызыклы сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирүчеләргә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда экскурсия оештырылды. (Дәвамын " читать новость" ка басып укырга .
-
Җиңү көне белән !!! 08.05.2014

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
-
"Без бергә!" парламент сәгате . 29.04.2014

Аксу урта мәктәбендә 29 апрель көнне “Без бергә!” дигән темага Парламент сәгате уздырылды.Укучыларга Кырым тарихы буенча кыскача экскурс үткәрелде.Кырым һәм Симферопольнең аерым статус белән Россия Федерациясенә керүе тарихи вакыйгасы турында тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Камалиева Г.З. һәм 7 сыйныф укучылары презентация күрсәттеләр.
-
Г. Тукайның туган көне . 26.04.2014

Сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көненә багышлап мәктәбебездә бик матур бәйрәм булды. Әдәбият сөюче укучылар Г.Тукайның иҗаты турында әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр. Бәйрәмдә "Тәфтиләү", "Әллүки", көйләре, "Тукай маршы" яңгырады. Салаватуллина Альбина "Туган тел" җырын татар, рус һәм инглиз телләрендә башкарды.
-
Шигерьләрем сиңа , Тукай . 24.04.2014

Габдулла Тукай туган көнгә багышлап башлангыч сыйныф укучылары бик куп шигерьләр өйрәнделәр. Алар Г.Тукайның үз шигерьләрен дә, башка шагыйрьләрнең Тукайга багышланган шигерьләрен дә яттан сөйләделәр. Башлангыч сыйныфтагы һәр 33 укучыда шигерь ятлаган иде. Шигерьләр бәйге рәвешендә дә бәяләнде. Иң матур һәм сәнгатьле сөйләүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Экологик конференция 24.04.2014

22 апрель көнне Буа шәһәре М. Вахитов исемендәге гимназиядә “Экология. Безопастность. Жизнь” темасы астында укучыларның 13 нче экологик конференциясе булып узды.. Безнең Шарафутдинов Айнур “Туган ягыбызда экология” секциясендә катнашып I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Галимҗан Ибраһимовка багышланган фәнни -гамәли конференция 21.04.2014

19 апрель көнне Казан шәһәренең 17 нче татар гимназиясендә Г. Ибраһимовка багышланган фәнни гамәли конференция үткәрелде . Анда 8 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинов Айнур (Гобәйдуллина И.И.) "Шәүкәт Галиев һәм Галимҗан Ибраһимов " дип исемләнгән темага чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 1нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде .
-
Язның бер көне, ел туйдыра . 19.04.2014







