Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зелено-Рощинская основная общеобразовательная школа» Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, РТ, Бугульминский район, д. Зеленая Роща, ул. Шоссейная, д. 2А |
Телефон: | +7(855)-945-62-43 |
E-Mail: | greenbug2015@yandex.ru,Szelr.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Зелено-Рощинская ООШ |
Руководитель: | Галяутдинова Светлана Масхутовна |
Год основания учреждения: | 1931 |
У нас учатся: | 33 обучающихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Новости школы
Сәнгать дөньясында
Опубликовано: 20.02.2012
18 нче февральдә Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманче иҗатына багышланган кичә үткәрелде. 6-11 нче сыйныф укучыларын "Сәнгать дөньясында" дип аталган бу кичәдә 8 нче сыйныф укучылары Осипова Влада һәм Сересева Ирина рәссам, скульптор Б.Урманченың озын һәм үзенчәлекле тормышы белән таныштырдылар.
Бакый Идрис улы Урманче 1897 нче елның 23 нче февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Аннан соң “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Әнисе – нәкышче, бабасы - буяучы, әбисе - җыр - бәеткә оста кешеләр булалар. Рәссам кечкенәдән үк рәсемнәр ясап, балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйный торган булган. Бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан.Үсә төшкәч, өйгә кирәк-яракларны үзе ясый башлый. Урындыклар, умарта ояларын да үз куллары белән ясый. Искиткеч гаҗәеп уен коралы - скрипканы да үзе ясый, чөнки аның скрипкада уйнарга өйрәнәсе килә торган була. 22яшендә Б.Урманче Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Бер елдан соң Мәскәүгә күчә. Берьюлы ике факультетта укый - нәкыш һәм скульптура.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Р.А. танылган рәссамның рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗаты турында сөйләде. 1958 нче елда Б. Урманче Казанга кайта һәм соңгы көненә кадәр шунда яши. Танылган рәссам, скульптор Бакый Идрис улы Урманче 100 дән артык скульптура әсәрләре, 300гә якын нәкыш картиналарын иҗат иткән. Инглиз, француз, алман телләрендә укый алган, үзе шигырьләр язган.
Балалар Б.Урманче иҗаты буенча әзерләнгән слайдларны да карадылар, тест сорауларына да җавап бирделәр.
Источник: Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна
К списку новостей