• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зелено-Рощинская основная общеобразовательная школа» Бугульминского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423230, РТ, Бугульминский район, д. Зеленая Роща, ул. Шоссейная, д. 2А
Телефон: +7(855)-945-62-43
E-Mail: greenbug2015@yandex.ru,Szelr.Bug@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Зелено-Рощинская ООШ
Руководитель: Галяутдинова Светлана Масхутовна
Год основания учреждения: 1931
У нас учатся: 33 обучающихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости школы

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы

Опубликовано: 31.01.2012

Зеленая Роща урта мәктәбендә 16 нчы гыйнвардан 23 нче гыйнварга кадәр татар теле һәм татар әдәбияты атналыгы үткәрелде. Бу атна эчендә укучылар белән төрле кичәләр, бәйрәмнәр уздырылды.

 

16 нчы гыйнварда 1-7 сыйныф укучылары өчен “Әкиятләр дөньясында” дип исемләнгән кичә булып үтте. Биредә балалар әкятләр белән танышты, сорауларга бавап бирде. 17 нче гыйнварда Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе уздырылды. Бу әдипнең якты истәлегенә багышланган “Түземнәр генә бәхеткә лаек” дип аталган сыйныф сәгатен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Р.А. алып барды. 1-11 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең соңгы фоторәсемнәрен карадылар, аның соңгы интервьюсы белән таныштылар.

18 нче гыйнварда “Татарча да яхшы беләм” акциясе  үткәрелде. Бу көнне татарча матур итеп сөйләшүче , әдәпле балалар бүләкләнде. Болар  1нче сыйныф укучысы Латыйпова Лилия һәм 2 нче сыйныфтан  Поздняков Павел икән. Ә татарча иң матур һәм дөрес язучылар  булып Каракеян Арсен (2 нче сыйныф), Сересева Настя, Маликов Кирилл (4 нче сыйныф), Шәкүров Марсель (6 нчы сыйныф), Исхакова Миләүшә, Позднякова Маша (7 нче сыйныф), Осипова Влада (8 нче сыйныф), Дятлова Ирина(11 нче сыйныф) танылды.

 19 нчы гыйнварда 1-7 нче сыйныф укучылары өчен  “Салават күпере” –бездә кунакта” дигән бәйрәм үткәрелде. Кичәгә Былбыл да килгән иде. (Былбыл ролен 7 нче сыйныф укучысы Исхакова Миләүшә башкарды).  Биредә укучылар журнал рубрикалары белән таныштылар, төрле башваткычлар, ребуслар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Китапханәче Ишкова И.В. балаларны китапханәгә чакырды.  Кичә бик күңелле узды.

 

20- 21нче  гыйнварда 9 нчы һәм 4 нче сыйныфларда ачык дәресләр үткәрелде. 4нче сыйныфта татар теле дәресе (укытучы Шаркаева М.Җ) Бакый Урманчега багышланган иде. Балалар скульптор  һәм рәссам турында тест укыдылар, күнегүләр эшләделәр. 9нчы сыйныфта укучылар  татар әдәбияты дәресендә (укытучы Фәтхуллина Р.А.)  татар халык әкияте “Алтын алмалар”белән таныштылар. Дәрес  кунаклар өчен дә бик кызыклы булды.  23 нче гыйнварда атналыкка йомак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.


Источник: Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна

К списку новостей