• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зелено-Рощинская основная общеобразовательная школа» Бугульминского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423230, РТ, Бугульминский район, д. Зеленая Роща, ул. Шоссейная, д. 2А
Телефон: +7(855)-945-62-43
E-Mail: greenbug2015@yandex.ru,Szelr.Bug@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Зелено-Рощинская ООШ
Руководитель: Галяутдинова Светлана Масхутовна
Год основания учреждения: 1931
У нас учатся: 33 обучающихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости школы

Мин язарга тиеш!

Опубликовано: 15.12.2011

    

   13 нче декабрьдә 8-11 нче сыйныф укучылары өчен  “ Мин язарга тиеш!” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.  Бу  кичә балалар шагыйре һәм язучы  Ләбиб Леронга багышланган иде. Тамашачылар  әдипнең  тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.  Сыйныф сәгатен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Р.А. алып барды.

   Ләбиб Лерон  (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 нче елның 11 ноябрендә Татарстанның  Мөслим районы  Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы аның Актаныш районы Олы Имән авылында уза. 1969-1979 нчы елларда ул урта мәктәптә белем ала. 1979 нчы елда Л.Лерон Казан дәүләт университетына укырга керә һәм 1984 нче елда  журналистика бүлеген тәмамлый. Университетта укыган елларда ук  ул“Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасында эшли.

   1989 нчы елдан әдип  - балалар өчен чыга торган “Салават күпере” журналында әдәбият-сәнгать  бүлеге мөхәррире. Ләбиб Лерон  -  Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм А.Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдә күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен  2002 нче елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы  исем бирелде.

   Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында  балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә  иҗат итә. Аның “Салават күпере” журналында басылган әсәрләрен һәркем яратып укый. Шундыйлардан

балалар шагыйрьнең  “Мактанчык Мырыйнур”, “Гармунчы Шүрәле” шигырьләре,  “Кикрикҗан белән Бүртәй  маҗаралары” әкияте белән таныштылар. “Көзге кирәк” шигырен  укучылар мөстәкыйль рәвештә  укыдылар, ә  кичә ахырында сорауларга җавап бирделәр.

 

 

 

 

 


Источник: Фатхуллина Раиса Абдулсаатовна

К списку новостей