Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зелено-Рощинская основная общеобразовательная школа» Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, РТ, Бугульминский район, д. Зеленая Роща, ул. Шоссейная, д. 2А |
| Телефон: | +7(855)-945-62-43 |
| E-Mail: | Szelr.Bug@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Зелено-Рощинская ООШ |
| Руководитель: | Галяутдинова Светлана Масхутовна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 33 обучающихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости школы
Туган тел көне
Опубликовано: 22.02.2013
21 нче февральдә мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
1-2 нче сыйныфларда бу көнне Туган тел бәйрәме булды. Балалар туган телгә багышланган шигырьләр тыңладылар, табышмаклар әйтештеләр, ребуслардан мәкальләр укыдылар, ярышларда катнаштылар.
Шушы ук көнне 8-9 нчы сыйныфларда Туган тел кичәсе үткәрелде. Укучылар татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны турында сөйләштеләр. Кичәдә татар халкының күренекле шәхесләре Ф.Яруллин, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Ш.Галиевнең шигырьләре яңгырады.
22 нче февральдә 3 нче сыйныфта туган телгә багышланган "Татар теле - дәүләт теле" дигән дәрес, ә 4-5 нче сыйныфларда "Минем гаиләм" дигән рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. Бәйрәмне татар теле укытучылары Фәтхуллина Р.А. һәм Гыйниятуллина Н.Н. оештырды.
Источник: администратор
К списку новостей










