• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А
Телефон: +7(855)-945-93-42
E-Mail: Stdm.Bug@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Татарская Дымская ООШ
Руководитель: Зайнуллина Виктория Анатольевна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 35 учеников, 6 воспитанников д/с
У нас учат: 11 учителей

Новости школы

Үзе китте – җыры калды...

Опубликовано: 13.02.2016

13 февраль көнне Татар Димскәе мәктәбендә авылдашыбыз Дефак Гатаулла улы Рәхмәтуллинның (Дефак Рәхмәти) якты истәлегенә багышланган кичә уздырылды. Дефак Рәхмәти Татарстанда һәм Рәсәйдә үзенчәлекле рәссам буларак таныш.  Исән булса, аңа     8 февральдә 65 яшь булыр иде.

     Кичәгә әзерлек чорында мәктәптә Дефак Рәхмәти эшләреннән аның тормыш иптәше Роза апа   зур күргәзмә оештырды. Аның белән мәктәп хезмәткәрләре, укучылар, күп кенә әти – әниләр дә таныштылар. Кичәдә укытучылар, укучылар, әти - әниләр белән бер рәттән Дефак абыйның тормыш иптәше Роза апа, мәдәният йорты, балалар бакчасы хезмәткәрләре дә катнашты.  Рәссамның тормыш иптәше Роза апаның чыгышы тыңлаучыларны аеруча үзенә җәлеп итте. Ул күргәзмәгә куелган һәрбер эшнең язылу тарихы, эчтәлеге белән тәфсилләп таныштырды.       Дефак абый белән Роза апа татар халкының бик борынгыдан килгән  киез келәм туку сәнгатен торгызу өстендә дә тырышып хезмәт иттеләр. Аларның “Карга боткасы” дигән искиткеч матур келәмен Мәскәүнең Көнчыгыш сәнгать музее, ”Сабантуй” ларын Татарстан Дәүләт музее, “Тузганак” әсәрен Уфаның Көнчыгыш музее, ”Кубыз”ларын Казан мәдәният үзәге сатып алган. Дөньяга ачык карашы, нык холкы аңа сәнгатьтәге, тормыштагы яңа агымнарга бирешмичә, үзенчә яшәргә ярдәм итте. Барысына да ничек өлгергәндер: рәссамнәр берлегенең Бөгелмә берлеген җитәкләү, күргәзмәләр оештыру, картиналар язу, киез-келәмнәр эшләү, тарихи эзләнүләр алып бару, китаплар язу...

   Дефак абыйның иҗаты киң кырлы иде. Димскәйдә туып үскән һәм аның искиткеч табигатенә гашыйк булудан рәсем сәнгате остасына әверелгән Дефакның борынгы заман тарихы белән мавыгып китүе очраклы түгел. Аның татар халкының килеп чыгышы, теле, гореф-гадәтләре, башка халыклар белән бәйләнеше турындагы күп хезмәтләре аерым китаплар булып дөнья күрделәр. 1999 елда “Канатлы җылан” дигән китабы өчен аңа “Рухият” фондының Икенче премиясе тапшырылды. Татар халкының узганы турында “Атлантида балалары”, “Барлыкка килү” дигән оригиналь китаплары да киң җәмәгатьчелекне үзенә җәлеп итте. Моннан тыш Дефак Рәхмәтинең “Бөгелмә авазы” газетасында басылып чыккан һәм “Димскәй чудаклары” дип аталган кыска хикәяләре аша 300 еллык тарихы булган авыл халкының холкы, гадәтләре белән турыдан-туры танышу мөмкин.  



К списку новостей