Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов Бугульминского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1нче урта гомуми белем мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 423237,Республика Татарстан, г. Бугульма, ул. Владимира Ленина, д. 33 / 423237, Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Владимир Ленин урамы, 33 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-946-83-54 |
E-Mail: | S1.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ СОШ №1/ 1нче урта мәктәп |
Руководитель: | Кузнецов Алексей Сергеевич |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 929 учеников/ 929 укучы |
У нас учат: | 54 учителей/ 54 укытучы |
Новостной блок
ONLINE ТАТАРЧА ДИКТАНТ — 2020
Опубликовано: 28.09.202026 нчы сентябрь көнне Дөньякүләм белем бирү “Татарча диктант” акциясе булып узды. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.
Дөньякүләм санитар-эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә, быел Акция ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында туры трансляция форматында булды. Матур традициягә әйләнгән әлеге чара, безнең мәктәптә дә үткәрелде. Акциядә катнашучыларга И.Газиның “Сыерчыклар” тексты буенча диктант яздырылды. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар арасыннан 25 кеше татар теле буенча үз белемнәрен мәтәктәп сынады. Шулай ук, 25 кеше онлайн-рәвештә үз өйләрендә язды.
Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырылачак. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак. Барлык катнашучыларга сертификат һәм рәхмәт хаты бүләк ителәчәк.
Киләчәктә дә мондый төр акцияләрдә күмәкләшеп катнашыйк һәм телебезне саклауда үзебездән өлеш кертик!
К списку новостей