Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Бугульминский аграрный колледж"
Визитная карточка
| Адрес: | 423230, Республика Татарстан, город Бугульма, ул. Владимира Ленина, дом 135 |
| Телефон: | +7(855)-944-66-93 |
| E-Mail: | Farit.Gatin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Бугульминский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Гатин Фарит Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1896 |
| У нас учатся: | 337 студента |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости
Герой-шагыйрь васыяте
Опубликовано: 15.02.2022Муса Җәлил бала чагында ук шигырьләр яза башлаган. 1942 елда Бөек Ватан сугышына киткән. Сугышта тоткынлыкка эләккән. 1944 елның февралендә Муса Җәлилне һәм аның ун иптәшен үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Муса Җәлилгә үлгәннән соң Совет Союзы герое исем бирелде. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда "Моабит дәфтәрләре" дигән исем белән беләләр.
Быел, 2022 елны, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел . Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.15 февраль көнне безнең Бөгелмә аграр көллиятендә дәМуса Җәлилнең туган көненә багышланган “Герой-шагыйрь васыяте” дип исемләнгән батырлык сәгате узды.Туган тел укытучысы шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Көллият студентлары герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын аудиоязмадан тыңлады, герой-шагыйрьгә багышланган видеофильм карадылар. Студентлар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. М.Җәлилнең тоткынлыкта да авырлыкларга бирешмәве турында тагын бер кат тыңлап, үзебезгә яхшы үрнәк, сабак алдык.
К списку новостей













