Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Малобугульминская средняя общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кече Бөгелмә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 423210, Республика Татарстан, Бугульминский район, с. Малая Бугульма, ул. Совхозная, Дом 1В / 423210, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кече Бөгелмә авылы, Совхоз урамы, 1нче В Йорты. |
Телефон: | +7(855)-945-17-78;+7(855)-945-18-81 |
E-Mail: | Smb.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Малобугульминская средняя школа |
Руководитель: | Гараев Артур Альбертович |
Год основания учреждения: | 1901 |
У нас учатся: | 207 учащихся |
У нас учат: | 19 педагогов |
Новости школы
День Родного языка
Опубликовано: 21.02.2017
Кече Бөгелмә урта мәктәбендә туган тел атналыгы.
Кече Бөгелмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә 13нче февральдән 22 нче февральгә кадәр туган тел атналыгы үткәрелде.
Татар һәм мордва теле укытучылары Гайнуллина А.Ф., Мустафина М.Г. Горячева Н.Г. тарафыннан үткәрелгән чаралар милли мәдәниятне үстерүгә һәм милли аң тәрбияләүгә, бер-береңә толерант булуга этәргеч ясый.
15нче февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-КВН үткәрелде. Бу чарада 3,4,7нче сыйныф укучылары катнашты.
16 нчы февральдә 7-8 нче сыйныф укучыларына« Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты» исемле фильм күрсәтелде , аннан соң фильмсюжеты буенча рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
17 нче февральдә 5,6 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәп музееның “Сугыш даны" залында экскурсия үткәрелде. Экскурсияне өстәмә белем бирүне оештыручы педагог КозиковаА.А. җитәкчелегендә югары сыйныф укучылары үткәрде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларга Бөек Ватан сугышында җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән язучыларһәм шагыйрьләр турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Презентацияне 10,11нче сыйныф укучылары әзерләделәр .
18 нчефевральдә 8-11 нче сыйныф укучылары «Туган телем- иркә гөлем» исемле стена газетасы чыгардылар. 18нче февральдә башлангыч сыйныф укучылары арасында“Кем күбрәк татарча китап укый” дигән конкурс үткәрелде.
20нче февральдәтатар теле һәм әдәбияты укытучысы Мустафина М.Г4нче сыйныфта Г.Тукай иҗатына багышланган ачык дәрес үткәрде.
22 нче февральдә Г.Тукай иҗаты буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен мультфильмнар күрсәтелде. Татар теле атналыгы 21 нче февральдәмәктәп күләмендә үткәрелгән «Туган телем- иркә гөлем» дигән кичә белән тәмамланды. Туган тел атналыгында актив катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей