Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
Адрес: | 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б |
Телефон: | +7(855)-945-30-41 |
E-Mail: | SKudash.Bug@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Кудашевская основная школа |
Руководитель: | Низамиева Светлана Николаевна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 63 ученика / 63 укучы |
У нас учат: | 10 учителей/ 10 укытучы |
Новости школы
Бердәнбер бит, алар, бердәнбер...
Опубликовано: 27.11.2015Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле.
Кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң – юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне – ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?! Матур, җылы бәйрәм ул, чөнки мең кабат әйтелгәнчә, дөньяда әнидән дә якын, аннан да кадерле, аннан да мәрхәмәтле зат юк.
Шушы очрактан 27 нче ноябрь көнне Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган “Бердәнбер бит алар, бердәнбер...”дигән чара булып үтте. Матур мәктәпкә килеп керүгә, укучыларның әниләренең һөнәре турында горурланып язган иншалары белән күргәзмә оештырылган иде.Шунда ук әниләрнең фотосүрәтләрен, рәсемнәрен дә күрергә була.
Бәйрәмне үзенең теләкләрен җиткереп тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөэминова Х.К. башлап җибәрде.
Кичә ике өлештән әзерләнән иде.Беренче өлешендә укучылар аналарына булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде. Укучылар исә, әлеге хисләр ташкынында аеруча дәртләнеп сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Әйе, әлеге кичә дистәләгән әнине бергә җыеп, залыбызны гына түгел, бөтен мәктәбебезне ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты.
Ә инде бәйрәмнең икенче өлешендә КВЕСТ уены үтте.Әниләр чәчәк исемнәре белән аталган (Лилия,Роза,Энҗе,Миләүшә, Гөлчәчәк) командаларга бүленеп билгеләнгән маршрут буенча үтеп, төрле-төрле биремнәрне үтәделәр.Уенда барлыгы алты тукталыш булды:”Зирәк әниләр”, “Оста куллар”(мастер класс), “Хәрәкәттә-бәрәкәт”, “Переведи-тәрҗемә ит”, “Әтиләрдән калышмыйбыз”.Командага беркетелгән укучылар әниләрне тукталышлар буенча йөрттеләр.Әниләрне һәр тукталышта бәйрәм белән котлап укытучылар каршы алды.Үзләренең сынаулырын үткәрделәр.Әниләрнең зирәклекләрен,осталыкларын,җитезлекләрен бәяләделәр.
Соңгы тукталыш ,2015 нче ел-әдәбият елы буларак,”Шигъри тукталыш” дип аталып, Роберт Миңнуллинның түбәндәге шигырь юллары белән башланды
Әнкәй ул гади булалмый,-
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул,Бала!
Әнкәй күңеле, һай сизгер-
Барсын да белә бит ул...
Әнкәйне сайлап алмыйлар-
Бердәнбер генә бит ул!
Кичәнең бу өлеше аеруча дулкынландыргыч булды. Әниләр шигырь сөйләүдә осталыкларын күрсәтеп, беренчелекне алу өчен тырыштылар.Барысы да булдырды.
Шулай кичәнең ахырына килеп җитүен сизми дә калганбыз икән! КВЕСТ уенына нәтиҗә ясалды.Һәр тукталыш буенча иң күп балл җыючылар ачыкланды.
Алайдинова Фәридә.,Әширова Алсу,Җиһаншина Зилә,Зөбәирова Римма.,Иноятова Дилбәр, Магалимова Илсөяр, Калимуллина Ләйсән мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.Һәр әни баларыннан үз куллары белән ясалган бүләк алды.
Мәктәп хезмәткәрләренә шундый матур кичә оештырганнары өчен барлык әти-әниләр исеменнән рәхмәт әйтәсе килә.Эшләрендә уңышлар телибез.
Кичә үтте, ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр барыбызның да күңелләрендә мәңгегә сакланыр.
Илсөяр Магалимова, әни.
К списку новостей