• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кудашевская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423228, РТ, Бугульминский район, село Кудашево, ул. Советская, дом 66 Б / 423228, Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Советлар урамы, 66Б
Телефон: +7(855)-945-30-41
E-Mail: SKudash.Bug@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Кудашевская основная школа
Руководитель: Низамиева Светлана Николаевна
Год основания учреждения: 1924
У нас учатся: 63 ученика / 63 укучы
У нас учат: 10 учителей/ 10 укытучы

Новости школы

“ Яратабыз... Сагынабыз...” Аналар көненә, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган кичә 24.11.2017

Опубликовано: 25.11.2017

“ Яратабыз... Сагынабыз...”

Аналар көненә, Әлфия Авзалова, Хәния  Фәрхи

истәлегенә багышланган кичә

24.11.2017

 

Халисә Кәбир кызы Мөэминова,

 Кодаш мәктәбе укыту-тәрбия

 эшләре буенча директор урынбасары,

сценарий төзүче,алып баручы

 Катнашучылар: 55 укучы, 12 укытучы,

  37 ата-ана, 12 әби –бабай, кунаклар-6.

1. Хәерле   кич,   кадерле дуслар!  

 Сәламләү.

 Укучыларны. Директорны.Укытучыларны.

 Кунакларны: Әниләрне, Әтиләрне, Эби-бабайларны,

 Кодаш авылы башлыгы Гүзәлия Әсгать кызын,

 Бөгелмә мәгариф идарәсе методисты,  Бөгелмә шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе  Гөлнур Рәис кызы  һәм  РОО “Под крылом семьи”  җитөкчесе  Елизарова Елена Николаевна  улы  Радик белән.

Барыгызны да  КОДАШ  мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз.

 Бәйрәм кичәбез “ ЯРАТАБЫЗ... Сагынабыз...” дип атала.

 

  Беренче өлеше “ЯРАТАБЫЗ сезне әниләребез” исеме астында уза.

 Белгәнегезчә, 26ноябрь көнне  бөтен ил халкы Әниләр көнен билгеләп үтә..

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” диеп,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” диеп”,

Күзләреңә яшьләр тулыр.Туган телең әнә шул булыр.

Әйе, туган телебездә “Әни!” диеп әйтү –нинди бәхет!

 Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу - мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Иң беренче котлауны газиз балаларыгыздан алыгыз.

 

  1-9 сыйныф укучыларыннан  ВИДЕОКОТЛАУ

 

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. һинд кызлары биюен бүләк итеп кабул итегез.  Башкара татар кызлары- Альбина һәм Алсу.  Өйрәтүчеләре -Земфира әни.

 

Хәзер яңгыраячак җыр сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.  

1-2 сыйныф укучылары  башкаруында җыр  “Рәхмәт,Әнием!”

 

Кодаш авылының моңлы сандугачы  Марат Мирзахметов .”Картайма әле , әни.”

 

2 өлеше- Яратабыз- Сагынабыз... дип атала

 

  А.Б.  Бу җәйдә минем өчен шәхсән һәм бик күпләр өчен дә тетрәндергеч  2 вакыйга булды.

 Беренчесе.    Бар гомерен татар җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган татарның моңлы сандугачы, легендар җырчы Әлфия Авзалова 15 июньдә бакыйлыкка күчте.

Әлфия апа чын мәгънәсендә Әлфия Апа инде ул. Татар җыр дөньясының эталоны, хәзерге йөзләгән җырчыларга үрнәк итеп куярлык бөек шәхес. Татар моңы нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавапны аның җырларыннан эзләргә кирәк. Аның һәр җыры берничә буын кешесен тәрбияләгән чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Ул әйтеп бетергесез зур эш эшләп калдырган шәхес. Әлфия апаның вафаты татар халкы өчен зур югалту.Чыннан да ,Әлфия апа үзе бер моң, татар моңы булып күңелләрдә озак еллар сакланыр.

Икенчесе .

Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеме аяз көнне яшен суккандай булды.Үзенең 40 елга якын иҗади хезмәте белән ул чыннан да Әлфия Афзалованың эшен дәвам итте. Үзенчәлекле, үзенә генә хас моңлы тавышы, гадилеге, мөлаемлыгы белән татар халкына рухи байлык өләште. Дөньяның татарлар яшәгән барлык төбәкләренә татар моңын, мәдәниятен таратты, сәхнәдә үзен тотышы, матур прическасы, зәвыклы киемнәре белән халкыбызны зурлады, яшь талантларга ярдәм итте. Татар җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен ул Татарстанның, аннары Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булды. 17 тапкыр “Алтын барс” премиясе белән бүләкләнде. Һәм тормышы көйләнеп, балаларын урнаштырып, иҗатының иң югары ноктасында безне, тамашачыларын, мәңгелеккә калдырып китте…

 Әлфия Афзалова да, Хәния Фәрхи  дә   икешәр кызларына иң шәп  ӘНИ , оныкларына яраткан әбиләре булдыдар... Без сезне бик ЯРАТАБЫЗ....САГЫНАБЫЗ...

Бүгенге кичәбез аларга дога булып ирешсен дигән теләктә калабыз.

“ Әлфия Авзалова турында кызыклы фактлар”дигән видео карап үтик.

 Хәния Фәрхи иң шәп 7 хитын тыңлау.

 

Халкыбызның моң алиһәләре репертуарыннан төзелгән концерт

 

1.     6 сыйныф укучылары. “Бүләк булып җырым бара”

 

2.     Әниле-кызлы дуэт Янгирова Ләйсән+Сөмбелә. “Балан”

 

3.     5-7 с.укучылары. “ Ай ,җаный,суларда” татар х. җ.

 

4.     4.с. укучылары “ Авылымны сагынам”

5.     Бию-  Хания Фәрхи “Балаларга фатиха”

6.     Фәүзия апа,Фирдәүс абый “ Картаямы соң, йөрәк..”

7.     3с укучылары “ Дусларга”

8.     9с.укучылары. “Кунак егете”

9.       Елена Николаевна Радик улы белән чыгышы

10.           6 с укучылары. “Эх.дусларым , дусларым” татар х.җ.

11.            Кодаш авылының моңлы сандугачы.Эльвира Мөсалимова” Онытылыр димә”

12.            КАРАОКЕ зал белән бергә.  “Әлдермешкә кайтам әле”

13.           Марат Мирзахметов “ Яшәү ямен тоеп”

14.            Х.Фәрхи “ Биик әле” җырына бар кешене биетү.

 

 А.Б. КАдерле укучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар, килгән кунаклар!

Чыннан да, без барыбыз да ЯРАТАБЫЗ.... САГЫНАБЫЗ...

 

 Кадерле дуслар!

Бәйрәм көннәр гел дә кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык балән

Килеп торсын иде көткәне

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә, шул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

 

 Гаиләләрегездә тынычлык, иминлек булсын,  балаларыгыз  бары тик куаныч кына китерсен. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



К списку новостей