Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль учреждениесе “Родничок” гомум бюджет үсеш төрендәге Кодаш балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423228, Республика Татарстан, Бугульминский район, село Кудашево, улица Заря, 38А |
Телефон: | +7(855)-945-30-62 |
E-Mail: | kudash.dc@yandex.ru, Dsad.BugKu@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Кудашевский детский сад |
Руководитель: | Хисматова Эльмира Шавкятовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 21 воспитанников |
У нас учат: | 4 воспитателя |
Наша жизнь/Безнең тормыш
Чыгарылыш кичәсе
Опубликовано: 29.05.2013Элек чыгарылыш кичәсен мәктәп һәм югары уку йортларында гына зурлап уздырсалар, хәзер балалар бакчалары да калышмый. Бу дөрестер дә, чөнки балачак хәтирәләре аеруча кадерле була.
Бер яктан карасаң, кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап,аерым бер тормыш мизгеле.Укучылар мәктәпне тәмамласа, ә балалар бакчаларында белем дөньясына аяк басырга әзерләнәләр.
Безнең “Чишмәкәй” балалар бакчасында да 29 нчы май көнне
“Хуш,сөекле бакчабыз!” дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе булып узды.
Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә.
Безнең бәйрәмебезнең сәбәпчеләре-Аширов Айдан һәм Рустамова Камилла.Алар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр,җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр.Аларны котларга кечкенәләр төркеме ннән нәниләр дә килделәр,теләкләрен теләделәр.Бәйрәм кунагыбыз-журналист-программист балалардан интервью алды,барысын да фотога төшерде,”Төркемдәшләр” дигән сайт ачуы турында хәбәр итте.Компьютер вирусының аяк чалуына каршы балалар төрле сынаулар утте,биремнәр утәделәр.Сайтның “Әкияти күчтәнәч” бүлегендә “Матур йорт” дигән кечкенә театраль күренеш күрсәтелде.Балаларның гына түгел әти-әниләрнең дә мәктәпкә әзерлеген тикшерү максаты белән “В школу по будильнику” дигән уен үткәрелде.Бәйрәмебез саубуллашу вальсы,котлау сүзләре,дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.Айдан һәм Камиллага якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын!
Сау балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!
К списку новостей