Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль учреждениесе “Родничок” гомум бюджет үсеш төрендәге Кодаш балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423228, Республика Татарстан, Бугульминский район, село Кудашево, улица Заря, 38А |
Телефон: | +7(855)-945-30-62 |
E-Mail: | kudash.dc@yandex.ru, Dsad.BugKu@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Кудашевский детский сад |
Руководитель: | Хисматова Эльмира Шавкятовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 21 воспитанников |
У нас учат: | 4 воспитателя |
Наша жизнь/Безнең тормыш
Декада ПДД
Опубликовано: 24.05.2013
Менә салкын, саф hавалы кышлардан соң ямьле җәйләр дә җитте. Барыбызның да күп вакыты урамда уза. Зурлар бакча, өй тирәсендә кайнашса, балалар көннәр буе уен белән мәшгуль. Уенга бирелеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрергә hич ярамаганын беребез дә исебездән чыгармасак иде.
Хәзер бит авыл юлларында да машина, техника артканнан арта бара. Шәһәр балалары өчен әти-әниләре белән балалар бакчасына, мәктәпкә йөрү – үзенчәлекле университет булса, авыл балалары өчен юл әлифбасы белән танышу читтән торып башлана: авыл урамнарында светофорлар, махсус җәяүлеләр өчен юллар юк бит.
“Игътибар - балалар” дигән профилактик чаралар кысаларында күп эшләр башкарыла. Без дә балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барабыз. Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга, өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез. Берничә принципка таянып эш итәбез:
- Иң мөһиме, кагыйдәләрне ныклы гадәткә әверелдерү.
- Юлда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләренә өйрәтү.
- Барлык эшләрне дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә алып бару.
Безнең балалар бакчасында һәр төркемдә - “Юл әлифбасы” hәм “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип исемләнгән юл хәрәкәте почмаклары бар. Балалар “Светофор”, “Урамда”,”Юл билгеләре”, Шәhәр буйлап”, “Транспорт” дидактик уеннарын яратып уйныйлар. Соңгы елларда тәрбия һәм белем бирүдә яңа технологияләр кулланыла. Балалар белән слайдлар, мультфильмнар карап, ”Белергә! Истә тотарга! Үтәргә!” дип исемләнгән әңгәмә уздырдык, төрле ситуацияләр чиштек.
Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр арасындагы эшчәнлек балалар бакчасында тәрбия бирү процессының аерылгысыз өлеше булып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту күнекмәләренә өйрәтү - шуның бер тармагы. Безнең әти-әниләр балалары белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләренә бәйле рәсемнәр ясауда актив катнаштылар. Янгировалар, Маркиннар, Кучарбайвлар, Юсуповалар, Сафиуллиналар, Сафаровлар Зиганшиналар гаиләләре аеруча тырышлык күрсәттеләр. Барлык хезмәтләр дә күргәзмәдә урын алып, “Хәвефсез юл” альбомына кертелде. Кроссвордлар чишү мавыктыргыч уен булуын истә тотып, “Юл йөрү кагыйдәләре” дип исемләнгән кроссворд әзерләдек. Аны чишеп әти – әниләр үз белемнәрен тикшерделәр, ныгыттылар .
Һәркем белсен кагыйдәне
Машина йөртүче дә,
Җәяүле дә, очучы да,
Велосипед йөртүче дә .
Бу шигри юллар аша юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кече яшьтән үк өйрәтә башларга кирәклеген тагын бер кат аңлап, олылар юлларда йөргәндә hәрвакытта балаларга үрнәк булып калсыннар, сабыйларыбызның юллары куркынычсыз һәм имин булсын иде дигән теләктә калабыз.
К списку новостей