Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль учреждениесе “Родничок” гомум бюджет үсеш төрендәге Кодаш балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423228, Республика Татарстан, Бугульминский район, село Кудашево, улица Заря, 38А |
Телефон: | +7(855)-945-30-62 |
E-Mail: | kudash.dc@yandex.ru, Dsad.BugKu@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Кудашевский детский сад |
Руководитель: | Хисматова Эльмира Шавкятовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 21 воспитанников |
У нас учат: | 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль учреждениесе “Родничок” гомум бюджет үсеш төрендәге Кодаш балалар бакчасы - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ 21.03.2019
Көн белән төн бил алышыр вакыт җитә,
Елый-елый, кышкы юллар агып китә.
Нәүрүз килә! Ил йортыма Нәүрүз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, Кояш көлә.
Гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан, бүген бакчабызда, гөрләтеп Нәүрүз бәйрәме уздырып җибәрдек. Бәйрәмгә әкият геройлары, Нәүрүзбикә килде, төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды. Бәйрәм күңелле узды.
-
Гаилэ бэйрэме кечкенэлэрдэ 05.03.2019
Әти, әни hәм дә мин –
Безнең тату гаилә.
Ямьле дөнья, рәхәт яшәү
Дуслыкта бөтен хәйлә. – дип башладылар кечкенәләр бәйрәмнәрен.
23 февраль һәм 8 Март - чын батырлык һәм гүзәл хатын-кызлар бәйрәме. Балалар өчен иң якты, җылы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм көнендә, хәтта һава торышы да үзенчәлекле булды, кунакка килгән Кояш безне беренче җылы нурлары белән шатландырды, кошлар сөенделәр, һавада яз якынлаша иде. Балалар өйрәнгән шигырьләре, җырлары, уеннары, биюләре белән кунакларны сөендерделәр. Бәйрәм күңелле һәм кызыклы үтте. Барлык кунаклар да шатлык һәм уңай эмоцияләр алдылар!
-
Лучший лэпбук 27.02.2019
Воспитатель младшей группы Мусалимова Ильвера Ризатовна стала абсолютным победиетелем в муниципальном конкурсе на лучший лэпбук "Телне өйрәнәбез бергәләп". Мы гордимся своими творческими педагогами. Поздравляем!!!!
-
22.02.2019
Кулдан эшләнгән бүләкләр һәрвакыт матур тәэсирләр калдыра - аларда бүләк итүченең кул һәм күңел җылысы бирелә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, безнең нәниләребез дә, әтиләр өчен бүләк - "Супер әти" магнит медальләр ясап, әтиләрен сөендерделәр.
-
15.02.2019
15 февраль бөек батыр шагыйребез Муса Җэлилнең туган коне. Һәр елны бу көнне билгеләп үтү матур бер традициягә әйләнде. Зурлар төркеме балалары танылган әдәбебезнең яраткан шигырьләрен бик теләп ятладылар. Авыл мәдәният йортында Кодаш мәктәбе укучылары белән беррәттән узләренең шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Иң матур тел остасы дип Гарайханова Алия танылды һәм беренче урын дипломы белән буләкләнде. Икенче урынны Садыкова Альбина яулады. Өченче урынны Мулюкова Мәдинә белэн Фәйзутдинова Лиана бүлеште. Бәйрәм һәркемнең куңелендә матур хисләр уятты.
-
15.02.2019
Үз эшебездә яңа, кызыклы кулланма - лэпбук файдалана башладык. Бу үзебез ясаган, балаларга таныш йорт һайваннары һәм кошлары темасына җыелма күрсәтмэ һэм таратма материаллар тупланган китап. Безнең лэпбук 13 уеннан тора. Ул балага өйрәткән теманы яхшырак аңлау, истә калдыру өчен кирәк. Үткәнне кабатлау өчен бик яхшы алым. Баланың сөйләмен, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларның яратып уйнаулары безнең хезмәткә зур бәя дип уйлыйбыз.
-
Песнәкләр 08.02.2019
Әнә агачта бер песнәк,
Җим эзләп йөри икән.
Ары карый, бире карый
Бер дә табалмый микән?!
Мин озак карап тормыйчан
Тотындым үз эшемә.
Җимлек ясадым кошчыкка,
Элдем куак түшенә.
Песнәгем бик тә шатланды,
Минем эшемне күреп.
Рәхмәт әйтеп, баш селекте
Яныма очып килеп.
-
01.02.2019
Кто поляны белит белым и на стенах пишет мелом,
Шьет пуховые перины,разукрасила витрины?
Дел у нее не мало - белым одеялом всю землю укрывает.
В лед реки одевает, белит леса, дома. зовут ее. (зима).
-
Кошларга җимлекләр 23.01.2019
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без балалар белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык, алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Кошларга ярдәм итә алуыбызга без бик сөендек.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
-
Аюга күчтәнәч 16.01.2019
Кечкенәләр яраткан аюларының күңелен күрделәр, бик тырышып аңа кучтәнәчләр әвәләделәр.