МБОУ Карабашская основная общеобразовательная школа №1 Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | пгт.Карабаш, ул.Школьная, д.4 |
Телефон: | +7 (85594) 5-06-53 |
E-Mail: | Skarabashbug1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Карабашская основная школа № 1 |
Руководитель: | Хузина Гузалия Хатиповна |
Год основания учреждения: | 1914 |
У нас учатся: | 121 обучающихся / 121 укучы |
У нас учат: | 12 педагогов / 12 укытучы |
Все новости нашей школы
Межрегиональные Каримовские чтения
Опубликовано: 12.02.2014Соңгы елларда Фатих Кәримнең тормышын гыйльми яктан өйрәнү, бәяләү буенча эшчәнлек җанланды, кешеләрнең мөнәсәбәте, шагыйрьгә, аның иҗатына күрсәтелгән игътибар һәм мәхәббәт көчәйде. Шагыйрь исемен мәңгеләштереп, 2005 нче уку елыннан башлап Бишбүләк районы Ает авылында региональ Кәрим укулары үткәрелә. Бу чара берничә конкурска бүленеп үтә:
- шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләү;
- газеталар бәйгесе;
- шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсем-иллюстрацияләр бәйгесе;
- үзең язган шигырьләр;
- шагыйрьгә ачык хат;
- фәнни-эзләнү эше.
2014 нче елның 12 нче февралендә узган бу бәйгедә Бөгелмә районы данын яклап, Карабаш беренче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ильяс Минһаҗев катнашты (укытучысы - Фәттахова М.К.) "Шагыйрь әсәрләрен яхшы итеп яттан сөйләү" бәйгесендә безнең укучыга тиңнәр табылмады: 1-3 нче урыннар алган - призерлар, Ильяс Минһаҗев - җиңүче.
Кәрим укулары сәләтле балаларны ачыклады, Фәтих Кәрим иҗатына кызыксыну уятты.
К списку новостей