• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ Карабашская основная общеобразовательная школа №1 Бугульминского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: пгт.Карабаш, ул.Школьная, д.4
Телефон: +7(855)-945-06-53
E-Mail: karabashbug1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Карабашская основная школа № 1
Руководитель: Хузина Гузалия Хатиповна
Год основания учреждения: 1914
У нас учатся: 110 обучающихся / 110 укучы
У нас учат: 14 педагогов / 14 укытучы

Все новости нашей школы

15 нче февраль -искә алу көне!

Опубликовано: 15.02.2025

Әфган сугышы... 15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Шушы көндә күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң?
Тарихтан күренгәнчә, 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә.
Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.Әфган - таулар, ташлар иле...
Бәгырьләрне өтеп исә сәмум җиле.
Кыяларың, бәлки, кемнәргәдер гүзәл.
Миңа гүзәл түгел! Түзәм, бары түзәм...
Син мине көтмәдең, чакырмадың,беләм.
Мин дә үзем түгел, ил кушканга киләм.
Боерыкны солдат тикшермичә үтәр...
Туган илдә мине газиз әнкәм көтә.Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузыла.
Йөрәктә эзсез үтмәгән 9 ел һәм ике ай – 3338 көн һәм төн дәвам итә сугыш.
Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. 72-се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелә, алты меңе Ватанга кайткач, сугышта алган яра һәм авырулардан вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала.
Менә шундый ул Әфган сугышы статистикасы. Ә җәрәхәтләнгән күңелләр, яраланган язмышлар, ятимнәр, толлар күпме?..
Сугыш турында истәлекләр башка бер истәлеккә дә охшамый. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. 15 февраль шундый кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне.



К списку новостей