МБОУ Карабашская основная общеобразовательная школа №1 Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | пгт.Карабаш, ул.Школьная, д.4 |
Телефон: | +7(855)-945-06-53 |
E-Mail: | karabashbug1@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Карабашская основная школа № 1 |
Руководитель: | Хузина Гузалия Хатиповна |
Год основания учреждения: | 1914 |
У нас учатся: | 114 обучающихся / 114 укучы |
У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Все новости нашей школы
Холокоста
Опубликовано: 28.01.202127 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Бүген Казан җире 1945 елда Освенцим үлем концлагерен азат иткән совет гаскәре командирының каберен саклый.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.
Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була. Бу көнне мәктәптә фильм карау оештырылды, сыйныф сәгатьләрендә әңгәмәләр үткәрелде.
27 января – Международный день памяти жертв Холокоста. Эта памятная дата призвана напомнить о наиболее последовательном геноциде в мировой истории, она была установлена Генассамблеей ООН и отсылает к событиям, произошедшим в этот день в 1945 г., когда войска Красной Армии освободили несколько тысяч узников Аушвица (Освенцима, если по-польски).
На эту тематикув школе организовали просмотр фильма , провели классные часы
К списку новостей