Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад общеразвивающего вида №35 «Дельфин» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча бер яисә берничә өстенлекле юнәлештәге 35нче “Дельфин” балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, район Бугульминский, город Бугульма, улица Советская, 39 |
Телефон: | +7(855)-946-63-96 |
E-Mail: | mdou35bug@mail.ru/ Dsad.bug35@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | детский сад № 35 |
Руководитель: | Каримова Розалия Миннуловна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 122 ребёнка |
У нас учат: | 14 педагогов |
Новости детского сада № 35 "Дельфин"
Сабантуй - 2023
Опубликовано: 09.06.2023Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәктә балалар би көтеп алалар. "Дельфин" балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Тәрбиячеләр, әкият геройларына әверелеп, мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Бер төркем балалар, әти-әниләр чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар. Ә көрәш батырларын Камыр батыр белән Мәргән батыр билгеләде. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкемсөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
Күңелле Сабантуйлары
Бәйрәм булды, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Уйнап торды музыка,
Зур мәйдан шау-гөр килде.
Җырладык та, биедек тә,
Төрлебез төрле көйгә.
Без җырладык Сабантуйда
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушылды сайрап.
К списку новостей