МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №1 «Ласточка» Бугульминского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульмнский район, г. Бугульма, ул. Ленина, д. 29 |
Телефон: | +7(855)-946-94-89 |
E-Mail: | 1358000003@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад №1 |
Руководитель: | Ягупьева Галина Владимировна |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 83 |
У нас учат: | 9 |
новости детского сада
«Без Тукай оныклары»
Опубликовано: 26.04.2022Габдулла Тукайның күпкырлы һәм бай иҗаты татар халкының рухи мирасында аерылгысыз урын били, дөнья мәдәниятенең алтын фондына керә. Габдулла Тукайны тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә төшергәндә, аның иҗатын күңелдән уздырганда, без һәрвакыт бу иҗатның, рухи бөеклекнең һәм талантның әһәмиятенә төшенергә омтылабыз. Милли шагыйрьләрнең иң беренчесе буларак, ул халык йөрәгендә аерым бер урын били. Тукайның кабатланмас шигъри сәләте һәм сирәк очрый торган максатчанлыгы кыска гына вакыт арасында аны дөнья әдәбияты классиклары дәрәҗәсенә күтәрә. Бүген дә без «адымнарыбызны» – казанышлар һәм югалтуларны – Тукай белән үлчибез!
Хәзерге көндә җырлап, биеп, шигырь сөйләп боек шагырьне искэ алабыз.Балалар бакчасында балаларга сөйләу,аңлату, безнең максат рухи хөрлек, милләтпәрвәрлек хисе тәрбияләү булырга тиеш.
Быел Республикабызда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» игълан ителде. Бөек шагыйребез Г.Тукай тууга 136 ел. Шул нисбәттән безнең 1нче «Карлыгач» балалар бакчасында «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үтте.Балалар Г.Тукай әсәрләре, яктырткан китаплары белән таныштылар. Әкият, шигырьләрен укыдылар ,«Бала белән Куәбләк», «Кызыклы шәкертнең» өзеген курәсттелэр.Күңел ачу чарасы Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Бүген Г.Тукайның туган көне! Тукай – безнең юлдашыбыз. Ул үзенең кыска гына гомерендә татар милләтен , аның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, әдәбиятын, татар матбугатын саклап калу өчен ниләр генә эшләмәгән? Ул безнең татар халкын дөньяга таныткан шагыйрь! Шуңа күрә безнең Г.Тукайны онытырга хакыбыз юк!
К списку новостей