МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №1 «Ласточка» Бугульминского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульмнский район, г. Бугульма, ул. Ленина, д. 29 |
Телефон: | +7(855)-946-94-89 |
E-Mail: | 1358000003@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад №1 |
Руководитель: | Ягупьева Галина Владимировна |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 83 |
У нас учат: | 9 |
новости детского сада
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на старт бирелде.
Опубликовано: 20.02.20212021 ел Татарстанда – “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 1 февральдә шәһәребенең "Карлыгач" балалар бакчасында тематик елга старт бирелде. Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү тәрбиячедән зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү. Бу бурычларны тормышка ашыру максатыннан 1нче "Карлыгач" балалар бакчасында “Туган тел атналыгы” кысаларында төрле чаралар узды. Балалар төрле милләт халыкларының милли уеннарын, җырларын өйрәнделәр, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Уртанчы һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар туган тел, дуслык турында шигырьләр сөйләделәр. Халкыбызның борынгыдан килгән “Миңлебай”, “ Капкалы”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Күрсәт әле, үскәнем” уеннарын өйрәнделәр һәм уйнадылар. Татарстан шәһәрләре буенча виртуаль сәяхәт иттеләр.
Икенче кечкенәләр “Кояшкай” төркемендә тәрбияләнүче балалар татар халык орнаментлары, милли киемнәре белән таныштылар. Төсле кәгазъдән татар орнамент элементларын кулланып, бик матур читекләр эшләделәр.
Беренче “Бал кортлары” төркеме нәниләре Татарстан Республикасының флагы белән таныштылар, төсләрнең мәгънәләрен белделәр. Йомгаклап Татарстан флагы макетын яшел, ак, кызыл чәчәкләр ярдәмендә ясадылар. Татар телендә шигырьләр ятлап, матур итеп сөйләделәр. Татар халык уены “ Түбәтәй”не яратып өйрәнделәр, мавыгып уйнадылар.
Татар мәдәният үзәге вәкилләре-гармунчы Нәҗип Кильдияров һәм җыр, моң остасы Эдуард Гафиятуллин килгән көн нәниләр күңелендә озак сакланыр. Алар балаларга татар халык уен коралларының килеп чыгышы тарихын мавыктыргыч итеп сөйләделәр һәм кубызда, баянда, тальянда виртуозларча уйнап, балаларны биеттеләр .
Үткәрелгән барлык чаралар да балалар күңеленә хуш килде, алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.
Бары тик “булмый” дип туган телебезгә кул селтәмәскә, бердәм һәм бергә булып, булдыра алганча үзебездән өлеш кертеп, әти-әниебезнең безгә биргән бүләген - туган телебезне һәр гаиләдә кечкенәдән кулланып, халкыбызның милли традицияләренә кызыксыну уятып, нәниләребезнең күңелләренә сеңдереп, хөрмәтләп яшәргә генә кирәк һәм шул вакытта гына туган телләребез сакланыр.
К списку новостей