Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39 |
Телефон: | 8(85594)6-55-90 |
E-Mail: | uprbug2013@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Кульбеда Валентина Васильевна |
новости УО
Году Литературы посвящается...
Опубликовано: 17.10.20152015 нче ел Русия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Татарстан да бу игелекле эштән читтә калмый. Шәһәребез Бөгелмәдә дә киң колач белән төрле кичәләр, чаралар үткәрелә. Бүген, 15 октябрь көнне, шул күркәм чараларның берсе Татар мәдәни үзәгендә булып үтте. Кичәгә Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Октябрьский шәһәрләреннән дә кунаклар килде.
Әлеге "Бөгелмә энҗеләре" дип аталган кичәдә "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларының соңгы елларда басылып чыккан китаплары тәкъдир ителде. Күп санлы тамашачылар, мәктәп, гимназия, лицей-интернат укучылары өчен Әнәс Назыймовның "Гомерем җимешләре", Рәмзис Кадыровның "Игелекле бай", Фазыл Вәлиәхмәтовның "Уяну" һәм күптән түгел арабыздан киткән Мәхтүм Мостафинның "Йолдызымны эзләдем", Дамир Асыловның "Җир мае" китапларын 3 нче (Йосыпова Р.Я.), Карабашның 2 нче (Нуруллина Э.Ф.), 4 нче (Ситдыкова Г.К.), 7 нче (Мукминова Ә.Д.), 16 нчы (Минһаҗева М. Р. ) мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәкъдир итте. Истәлекле хатирәләргә бай кичә нәфис сүз, матур җырлар, милли биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан исемнәре югарыда аталган җирле язучы-шагыйрьләребезгә бүләкләр, мактау грамоталары тапшырылды.
К списку новостей