Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39 |
Телефон: | 8(85594)6-55-90 |
E-Mail: | Bug.Imc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Кульбеда Валентина Васильевна |
новости УО
Творческое сотрудничество
Опубликовано: 25.12.2011
Иҗади хезмәттәшлек
16 нчы декабрьдә Бөгелмә муниципаль районы бер төркем мәгариф хезмәткәрләре Оренбург өлкәсе Әсәкәй урта мәктәбендә “Яңа буын стандартларын гамәлгә кертү шартларында этнокультуралы белем бирү, толерант шәхес тәрбияләү” темасына оештырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Бөгелмә муниципаль районы татар мәктәпләре директорлары Гайнуллин Ф.К., Фәттахова М.К., Ибраева И.Ә., Мөэминов Н.Ә. үзләренең эш тәҗрибәләре, мәктәп тормышы турында сөйләделәр.
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Мәхмүтова Фәүзия Таһир кызы Бөгелмә шәһәре һәм районы мәктәпләрендә милли белем бирү юнәлешләре, уку-укыту, тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләре кебек мөһим әйберләргә басым ясады.
Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Гыйлманова Р.М. мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә этнокультуралы компонентны тормышка ашыру юллары белән таныштырды. Районның 6 мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла. Ә Әсәкәй башлангыч һәм урта мәктәпләрендә татар телен укучылар түгәрәкләрдә өйрәнәләр. Дәресләрдә укучылар татар халкының теле, мәдәнияты, тарихы, гореф-гадәтләре белән танышалар.
Түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдә күпмилләтле җәмгыятьтә актуаль булган проблемалар, аларны чишү юллары турында фикер алышынды һәм Әсәкәй һәм Бөгелмә районнары арасында үзара хезмәттәшлек турында шартнамәгә кул куелды.
К списку новостей