Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39 |
Телефон: | 8(85594)6-55-90 |
E-Mail: | uprbug2013@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Кульбеда Валентина Васильевна |
новости УО
Семинар учителей татарского языка
Опубликовано: 20.11.2014Мәгариф идарәсенең 2014-2015 нче уку елына милли мәгарифне үстерү планы нигезендә 18 нче ноябрьдә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 5 нче урта мәктәп базасында татар теле укытучылары өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү шартларында заманча дәрес ресурслары” темасына семинар узды. Семинарда төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты дәресләренә заман таләпләре турында фикер алышу булды. Укытучылар федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килгән ачык дәресләр күрсәттеләр. Мастер-классларда әдәбият дәресләрен укыту үзенчәлекләре, аның эчтәлеге һәм формасындагы үзгәрешләргә басым ясалды, укытучылар белән практик эш оештырылды.
К списку новостей