Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39 |
Телефон: | 8(85594)6-55-90 |
E-Mail: | Bug.Imc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Кульбеда Валентина Васильевна |
новости УО
Тәҗрибә уртаклашабыз
Опубликовано: 18.11.2014Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәсәй регионнарында яшәүче татарлар белән милли мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү нигезендә 2014 елның 14 нче ноябрендә Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясендә татар телен яңа технологияләргә нигезләнеп укытуга багышланган регионара семинар узды. Семинарда Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы һәм Башкортостан Республикасы Бишбүләк районы педагоглары, шәһәребез мәктәпләренең милли мәгариф өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Гимназия укытучылары федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләрне оста кулланып, ачык дәресләр, Әсәкәй һәм Бишбүләк районы педагоглары мастер-класслар күрсәттеләр.
“Милли мәгарифкә яңача караш” дигән темага түгәрәк өстәлдә укытучылар фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
К списку новостей