Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39 |
Телефон: | 8(85594)6-55-90 |
E-Mail: | uprbug2013@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Кульбеда Валентина Васильевна |
новости УО
Татарча диктант яз
Опубликовано: 28.11.202225-26 ноябрь көнне Бөгелмә районының барлык мәктәпләредә дә “ Татарча диктант яз” халыкара иҗтимагый проектында катнашты. Татарча диктант акциясенең асылы-Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Быел бу чара безнең илдә җиденче тапкыр үткәрелде. Бөгелмәдә республика штабын оештыручылар тарафыннан билгеләнгән мәйданчыкларның берсе безнең мәктәп булуы аеруча зур әһәмияткә ия булды. Әлеге проектта 800 артык кеше катнашты, шуларның 70е – өлкән сыйныф укучылары (8А, 8Б, 8Г, 9Г, 10Б, 11А, 11Б) һәм 64 се – укытучылар, калганнары ата-аналар ,җәмаәгать эшлекчеләре иде. 3 нче мәктәп та-аналарга диктант яздыру өчен “Бөгелмә авазы” гәҗитенең баш мөхәррир урынбасары Нуретдинова Айсылу Фарзутдиновна кунак итеп чакырылды. Кунакларга 10А һәм 10Б сыйныфы укучылары концерт номерлары күрсәттеләр, ә 5В, 5Г һәм 6Г сыйныфы укучылары үз куллары белән ясалган котлау открыткаларын тараттылар. Бәйрәм чәй табыны артында күңелле сөйләшү белән дәвам итте. А.Ф.Нуретдинова ата-аналарның ачык һәм ярдәмчел булуларын билгеләп үтте. Ата-аналар мондый чарада киләчәктә дә күбрәк катнашырга үз теләкләрен белдерделәр.
К списку новостей