• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39
Телефон: 8(85594)6-55-90
E-Mail: Bug.Imc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Кульбеда Валентина Васильевна

новости УО

Телләрне саклап калыйк!

Опубликовано: 13.12.2021

2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде , нәтиҗә буларак  16 нчы урта мәктәбендә  укыту эшләребуенча директор урынбасарлары өчен , Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында милли белем бирү сыйфаты белән идарә итү буенча семинар үтте . Семинар  мәктәп бусагасыннан каршы алу матур һәм тантаналы рухта оештырылган иде. Һәр килгән кешене милли киемнәр кигән мәктәп укучылары чәк-чәк белән каршы алдылар. Алар милли горурлык хисе ,зур  җаваплылык тоеп,сәнгатьле  итеп үзләренең туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр Мәктәпнең беренче  катында төрле милләтләрнең түбәтәйләре, милли халык ашлары күргәзмәсе  оештырылган иде.Семинарда  математика ,технология дәресе,әйләнә-тирә  дөнья , физкультура, тарих белән туган тел  буенча интеграль дәрес , рус теле ,инглиз теле дәресләре күрсәтелде.Барлык дәресләр  дә туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иде.Мәктәпнең тәҗрибә уртаклашырдай, башка мәктәпләргә  үрнәк булырлык хезмәтләре шактый иде. Һәр укучыга,укытучыга  тел дөньясына кереп, телебезнең байлыгын, хикмәтен,  язмышын аңларга ярдәм итү иде.Проект эшчәнлеге «Телләрне саклап калыйк!» дигән девиз астында үтте.Анда безне  4 егет каршы алды.«Мәктәпнең демографик портреты»,«Мордва милли костюмы»,«Татар орнаменты»,”Сугыш еллары поэзиясендә сугыш һәм гуманизм темасы»дип исемләнгән үз проект эшләрен якладылар.Семинар Мәгариф идарәсе һәм укыту эшләре буенча директор урынбасарлары тарафыннан югары бәяләнде



К списку новостей