Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39 |
Телефон: | 8(85594)6-55-90 |
E-Mail: | Bug.Imc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Кульбеда Валентина Васильевна |
новости УО
Гореф-гадәтләрне онытмыйк!
Опубликовано: 27.05.2021Бүген телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны балалар эскәмиясеннән өйрәтергә кирәклеген аңлау бар. Чөнки балачактан канга, күңелгә сеңдерелгән очракта гына, чын татар кешесе, татар җанлы шәхес тәрбияләп була. Бөгелмәнең татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 2 нче “Батыр” балалар бакчасында моны бик яхшы аңлыйлар. Мәктәпкәчә оешмада татар балалары менә дигән итеп татарча сөйләшә, алай гына да түгел, рус балалары да милли мохиткә эләгеп, телне шактый гына яхшы үзләштерүгә ирешә. Тәрбиячеләр арасында да биредә гел татарлар гына, үз эшенә, балаларга гашыйк кешеләр җыелган. Шулай булгач, эшләренең дә нәтиҗәсе бар
К списку новостей