Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39 |
Телефон: | 8(85594)6-55-90 |
E-Mail: | uprbug2013@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Кульбеда Валентина Васильевна |
новости УО
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены
Опубликовано: 28.05.2021Казанга VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына 7 чит илдән, 60 төбәктән 285 татар-хатын кызы чакырылган иде. Бөгелмә районы татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Гөлнур Хисамова да әлеге җыенда катнашты. Җыен программасы чараларга бай булды. Дискуссион мәйданчыклар эшендә катнаштык, "Яшел яр" укытучылар театры эшчәнлеген дә күңел биреп карадык. "Чулпан" мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадык. Алга таба Калфак туе - "Гаҗәеп гомер дисбесе" дип исемләнгән мөселман дөньясында билгеле булган Рәшидә абыстай Госмановага багышланган иде. Төштән соң Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында пленар утырыш узды. Әлеге утырышта татар-хатын кызы нинди булырга тиеш, балаларны тәрбияләүдә хатын-кыз роле кебек мәсьәләләр күтәрелде. Җыен Кәрим Тинчурин исемендэге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗевның әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Өч аршын җир" спектаклен карау белән тәмамланды. Җыен бик зур әзерлек белэн узды. Монда Бөтендөнья татар-хатын кызлары "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың роле бик зур.Һәр катнашучы зур рухи азык алып, алга зур бурычлар куеп кайтып китте,- дип хис -кичерешләре белән уртаклашты Гөлнур Хисамова Радио Шансон тапшыруында
К списку новостей