• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39
Телефон: 8(85594)6-55-90
E-Mail: uprbug2013@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Кульбеда Валентина Васильевна

новости УО

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Опубликовано: 29.01.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2021 нче ел "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" дип игълан ителде. 

Бу хакта Президент республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, 2021 нче елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм. Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент. Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер гөлбакча кебек, анда йөргән саен гөлләрнең төрлелегенә шаккатасың, хуш исләрен тоясың, матурлыгына сокланасың.Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучылары  алдында торган бурычларның иң мөһиме – укучыларга  максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру. Шушы максаттан чыгып, 26 нчы гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең муниципаль туры узды. Һәрвакыттагыча бәйге матур музыкаль чыгышлар белән башланып китте. Бәйгедә шәһәр мәктәпләреннән 7 укытучы катнашты. Алар үзара 2 этапта ярышты: осталык дәресен күрсәттеләр һәм тәкъдим ителгән сорауларга үз тәҗрибәләреннән чыгып җавап бирделәр. Жюри әгъзаларына урыннар һәм номинацияләрне бирү авыр булуга карамастан, җиңүче булып Мостафа Өнҗәл исемендәге татар-төрек лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Догал Диләрә Илдар кызы табылды. Икенче урынга 2 нче лицейның туган тел укытучысы Хайбуллина Гөлназ Мәркәз кызы чыкты, ә өченче урынны аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисамиева Резедә Әнис кызы яулады. Бөтен укытучылар да аерым номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Ә Диләрә Илдар кызына бәйгенең зона турында Бөгелмә шәһәре һәм районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшчәнлеген күрсәтү мөмкинлеге тапшырылды. Хөрмәтле коллегабызга уңышлар телибез.



К списку новостей