• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образованием Исполнительного комитета Бугульминского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423230, Республика Татарстан, Бугульминский район, г. Бугульма, ул.14-Павших, д. 39
Телефон: 8(85594)6-55-90
E-Mail: uprbug2013@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Кульбеда Валентина Васильевна

новости УО

Һади Атласи укулары

Опубликовано: 21.02.2019

Бөгелмә муниципаль районының Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә регионара Һади Атласи укулары үтте. Укуларда  Казан, Яр Чаллы, Мөслим, Азнакай, Лениногрск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Норлат, Түбән Кама районнарыннан һәм  Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы мәктәпләреннән укучылар катнашты. Катнашучылар, килгән кунаклар саны 100 дән артык  булды.  Укуларны гимназия директоры Гайнуллин Фәнис Камил улы кунакларны сәламләү белән ачып җибәрде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Конференция эше секцияләрдә дәвам итте. Чыгышлар тирән эчтәлекле, фәнни, тыңлаучыны кызыксындырырлык итеп  төзелгән иде. Фәнни эшләргә   дәрәҗәле экспертлар бәя бирде.   Алар арасыда тарих, педагогия фәннәре кандидатлары,  музей  фәнни хезмәткәрләре, югары  уку йортлары укытучылары, атказанган мәдәният хезмәткәрләре, язучылар, журналисталар бар иде. Укуларны  йомгаклап тарих фәннәре кандидаты, Казан илкүләм тикшерү технология  университеты фәнни хезмәткәре Алсу Ханнан кызы Мөхәммәтдинова мондый чараның укучыларның туган телгә, фәнгә, туган якларына кызыксынуларын арттырыр, милләт горурлыгы булырдай шәхесләр тәрбияләр, чөнки безнең төбәктә моның өчен барлык шартлар  бар, диде. Киләчәктә укуларның дәвамлы булуын һәм төбәктән чыккан күренекле шәхесләрнең, галим, язучыларның эшчәнлеген яктырткан, төбәк тарихын өйрәнүгә юнәлтелгән фәнни-эзләнү эшләре күбрәк булсын иде дигән теләген җиткерде.  
      Укулар җиңүчеләрне бүләкләү, дипломнар тапшыру һәм резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Һәркем конференция эшеннән канәгать калды.



К списку новостей